Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Егет, кызын кочаклап, шашынып елады»: Уфада коточкыч авариядә 3 егет һәм 2 кыз үлгән

news_top_970_100
«Егет, кызын кочаклап, шашынып елады»: Уфада коточкыч авариядә 3 егет һәм 2 кыз үлгән
Фото һәм видеолар Башкортстанның ЮХИДИ хезмәтеннән һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан

Уфа – Оренбург юлының 1нче километрында «ВАЗ» маркалы җиңел автомобиль һәм су сиптерә торган «КамАЗ» йөк машинасы бәрелешкән. Фаҗига урынына Уфаның гражданнарны яклау идарәсе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЮХИДИ көчләре, «ашыгыч ярдәм» килгән. Авариядә 3 егет һәм 2 кыз һәлак булган, тагын 1 егет һәм 1 кызны 22нче хастаханәгә алып киткәннәр. «КамАЗ» йөртүчесе зыян күрмәгән. «ВАЗ» машинасы йөртүчегә 22 яшь булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, 21 яшьлек Регина бик авыр хәлдә нейрореанимациядә ята, 22 яшьлек Алексей тотрыклы авыр хәлдә, ул нейрохирургия бүлегендә.

Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары һәлак булучыларны машинадан чыгарган.

Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, фаҗига урынында хокук саклау органнары, махсус хезмәтләр эшен Уфа прокуроры Сергей Воронов координацияли.

«Күзәтчелек ведомствосы юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартларын билгеләүне һәм процессуаль карар кабул итүне контрольгә алды. Моннан тыш, прокуратура автомобиль юлының әлеге участогында юл хәрәкәтен оештыруда законнарның үтәлешенә бәя бирәчәк», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Республика буенча ЮХИДИ хезмәтенең беренчел мәгълүматлары буенча, «ВАЗ-2115» йөртүчесе шәһәрдән чыкканда борылыш ясаган «КамАЗ» белән бәрелешкән. Җиңел автомобильнең теркәлү исәбеннән төшерелгәнлеге билгеле.

Һәлак булган 3 егетнең исеме билгеле булды – Илфат Ф., Владимир К. һәм Владислав Б. үлгән. Ә кызларның исемнәре әле дә ачыкланмаган. Яшьләрнең үзләре белән документлары булмаган, дип фаразлана.

Шаһитлар сүзләренчә, бу коточкыч авария аларның күз алдында булган. Салонында 7 яшь кеше утырган «ВАЗ-2115» машинасы югары тизлектә килгән һәм шул мизгелдә борыла торган «КамАЗ»га бәрелгән. Бәрелеш шулкадәр көчле була, җиңел машина салонында һәлак булучыларның гәүдәләре бер-берсенә сарылып, укмашып беткән.

«Арткы утыргычта мәет өеме, бөтенесе бер өемгә укмашып беткән иде. Исән калган 2 кеше дә бик авыр хәлдә. Кыз аңсыз, изрәп беткән иде, ә егете кызны кочаклый-кочаклый шашынды, елады», – дип сөйләгән авариянең шаһиты Олеся.

Олеся бу күренешләр аның хәтерендә мәңгегә калачак, дип сөйләгән Newsbash сайтына.

Журналист Тимур Давлетов, үзенә килеп ирешкән мәгълүматларга таянып, автомобиль йөртүче исерек булырга мөмкин, дип фаразлый. Бу мәгълүмат әлегә расланмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100