Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Егет кеше бер ай эчендә дүрт тапкыр өйләнгән һәм өч тапкыр аерылышкан

Банкта эшләүче бу ир-ат шулай итеп үзенең отпуск ялын озынайткан.

news_top_970_100
Егет кеше бер ай эчендә дүрт тапкыр өйләнгән һәм өч тапкыр аерылышкан
https://pixabay.com

Тайваньдә яшәүче ир-ат бер ай эчендә дүрт тапкыр өйләнеп, өч тапкыр аерылышырга өлгергән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Банкта эшләүченең кеше түләүле отпускка чыгасы килә. Биредәге законнар буенча, өйләнгән очракта, кешегә сигез көн түләүле ял бирелә. Ләкин тиешле сигез көн генә бу ир-атка җитми. Шуңа күрә ул эксперимент ясый.

Ир-ат сөйгән кызына өйләнә, түләүле ялының соңгы көнендә ул бу кыз белән аерылыша. Киләсе тәүлектә ир-ат шушы ук хатынга кабат өйләнә, шулай итеп аңа тагын бер отпуск бирәләр.

Кияүгә бу аз булып тоела. Ир белән хатын 37 көн эчендә дүрт тапкыр никах терки һәм өч тапкыр аерылышу процессы аша уза.

Бу кеше эш бирүче хуҗасыннан дүртенче тапкыр отпуск алмакчы була, тик аңа каршы киләләр.

Банк хезмәткәре исә үзенекен итмәкче була, ул Тайбэй шәһәренең хезмәт буенча шәһәр бюросына шикаять яза. Нәтиҗәдә, аны хуплыйлар, компаниягә 20 мең яңа Тайвань доллары күләмендә (54 мең сум) штраф салалар.

Ләкин компания апелляциягә бирә, ул хезмәткәрнең намуссыз булуына басым ясый. Тик оешма эшне ота алмый, компания барыбер штраф түләргә тиеш була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100