news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Егет фатирына алып кайткан дус кызын ялгыш мылтыктан аткан

Шәрә кыз егеттән "мылтыктан ата алырсыңмы" дип сораган булган.

news_top
Егет фатирына алып кайткан дус кызын ялгыш мылтыктан аткан
Мәскәүдә 12 августта фатирда бер егет үзе белән кайткан дус кызына ялгыш мылтыктан аткан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Ир-ат сүзләре буенча, ул үз фатирында берничә ел элек сатып алган пневматик мылтыгын табып алган.

Егет белән кыз мылтыкны карый башлаган. Шул вакытта кыз шаяртып кына, ирнең үзенә ата аламы икәнен сораган булган. Ир беренче тапкыр идәнгә аткан. Мылтыкта ядрә булмаган. Шуннан соң, мылтыкта тагын ядрә бармы икәнен карап тормыйча гына, егет кызның күрәгенә атып җибәргән. Мылтык чынлап та аткан һәм кызны яралаган. Аны хастаханәгә озатканнар.

Хәзерге вакытта полиция вакыйганы тикшерә. Имгәнгән кыз шәрә булган дигән мәгълүмат та бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар