Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Егет белән беренче очрашуда кызлар ясый торган хаталар

news_top_970_100
Егет белән беренче очрашуда кызлар ясый торган хаталар
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Еш кына егетләр белән кызлар интернетта танышканнан соң бер тапкыр очраша да, башка күрешеп тә тормый. Экспертлар кызларның беренче очрашуда ясый торган хаталарын әйткән. Бу хакта «МИР» телеканалы яза.

Иң еш хата – егет нидер белән сыйларга яки сатып алып бирергә тәкъдим итсә, кыз уйламыйча да ризалаша. Белгечләр тәкъдимнән баш тартмаска, ләкин, егетнең юмартлыгын сынап, имтихан да ясамаска киңәш итә.

Кызларга беренче очрашуга барганда ук гомеренең иң әһәмиятле көненә әзерләнгәндәй купшыланып киенергә дә кирәкми. Джинсы белән кроссовкидан килгән егеткә дәгъва белдерү дә урынлы түгел.

Өченче хата – беренче очрашуда ук алдагы егетләрең турында сөйләп бетерү. Егеттән дә элек йөргән кызлары турында сораштырмагыз.

Кыз үзе турында гына сөйләп тормасын. Егетләр мондый кызларны үзенә гашыйк бытбылдык дип уйларга мөмкин. Егетнең мавыгулары турында сорашыгыз, икегезгә дә кызык теманы табып сөйләшегез.

Очрашу вакытында телефон шалтыраса, читкә йөгереп китеп, телефонны кул белән каплап сөйләшмәү хәерле. Киресенчә, яңа танышыгыз каршында сөйләшегез. Шулай итеп, кыз егеткә ышануын аңлата.

Һәм соңгысы, кыз егеткә итагатьле булырга мөмкинлек бирергә тиеш. Егет ишек ачып торганын, баскычтан төшкәндә кул биргәнен көтеп торырга була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100