Егет белән кызны метрода интим белән шөгыльләнгән өчен хөкем итәләр
Сөяркәләр якын тирәдәге кешеләрдән оялмаган, видеога төшерүдән дә курыкмаган.
Түбән Новгородта метрода җенси мөнәсәбәткә кергән егет белән кызны судта хөкем итәләр. Шаһит булган кеше җиде минутлык интимны видеога төшереп барган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Алар метро вагонында башка пассажирлар каршында секс белән шөгыльләнгән. Теләсә дә теләмәсә дә шаһит булган кеше бу парны видеога төшергән. Февраль аенда булган вакыйга өчен аларны шушы көннәрдә хөкем итәләр.
Кыз егетнең тезләренә утырган. Үзе хәрәкәтләнә. Хәтта видеога төшергәнне күреп, махсус кылана. Язма 7 минут дәвам итә. Яшьләр шул вакытта берничә поза алмаштыра, диелгән әлеге хәбәрдә.
Видеоязма социаль челтәрләрдә таралгач, полиция егет белән кызны эзләп таба. Җинаять кодексы буенча бу эш хулиганлык дип бәяләнә. Метрополитенда мәхәббәт белән шөгыльләнгән өчен аларга ярты миллионга кадәр штраф яный.