news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Егет белән кыз иске креслоны тәрәзәдән ыргыткан һәм урамдагы әбине үтергән

Әби эте белән урамда йөрергә чыгып барган чакта һәлак була.

news_top
Егет белән кыз иске креслоны тәрәзәдән ыргыткан һәм урамдагы әбине үтергән

3 мартта Новосибирск шәһәрендә урамда бер әби һәлак булган. Аның өстенә күп катлы йорт тәрәзәсеннән кресло килеп төшкән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

80 яшьлек әби шәһәр үзәгендә эте белән урамга чыга. Ул подъезд баскычыннан төшәргә дә өлгерми. Кресло өстән нәкъ әби өстенә килеп төшә. Әби кырыйга атылып бәрелә. Имгәнгән әби урында ук вафат була.

Соңрак ачыкланганча, җиденче катта яшәүче яшь ир белән хатын иске җиһазлардан котылырга җыена. 20 яшьлек егет белән 24 яшьлек кыз креслоны урамга атып бәрә. Хәзер аларны кулга алганнар.

Егет белән кызны ике елга кадәр иректән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар