news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Егет армиядә, ә дусты аның сөйгәне белән йөри». Көндәшен кыйнаган егетне хөкем итәләр

news_top
«Егет армиядә, ә дусты аның сөйгәне белән йөри». Көндәшен кыйнаган егетне хөкем итәләр
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Башкортстанның Гафури районында яшәүче 21 яшьлек егетне «Кеше урлау», «Талау», «Урлау максаты булмаган килеш автомобиль яки башка транспорт чарасын хокуксыз алу» маддәләре буенча хөкем итәләр. Бу турыда «Башинформ» яза.

Прокуратура белешмәсе буенча, бу егет армиядә хезмәт иткән чакта дусты һәм сөйгән кызы якын мөнәсәбәтләрдә булуын белеп ала. Шуннан соң ул көндәше белән очрашу билгели.

Сөйләшкән чакта бу егет көндәшенең машинасын ала, көч куллану белән янап, аны машинада тотып тора, аннары торак пункт читенә алып бара, кыйный һәм «ВАЗ-21140» машинасын алып китә.

21 яшьлек егет гаебен таныган. Җинаять эшен судка тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар