news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Егерме яшьлек кыз туган көненнән соң авариядә һәлак булган

Аның дуслары — 20 һәм 24 яшьлек егетләр, 19 яшьлек кыз җитди имгәнгән.

news_top
Егерме яшьлек кыз туган көненнән соң авариядә һәлак булган
Төмән өлкәсе буенча ЮХИДИ

26 мартта Төмән-Боровский-Богандинский юлында, Боровский бистәсеннән чыгу юлында юл һәлакәте була. Бу турыда Төмән өлкәсе буенча ЮХИДИ хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, унынчы модельле «Лада» машинасын йөртүче светофорның кызыл төсенә хәрәкәт итә. Шул чакта ул туры юлдан бара торган Mercedes йөк машинасына бәрелә. Фура йөртүчесе авариядән качмакчы була, тик булдыра алмый. Аннары ул светофорны аудара.

Авария вакытында «Лада» салонындагы кыз һәлак була. Аңа кичә генә 20 яшь тулган булган. «Лада»ның 20 яшьлек йөртүчесе, 24 яшьлек пассажир егет, 19 яшьлек пассажир кыз җитди имгәнә. Аларны хастаханәгә озаталар.

25 март көнне алар Боровские бистәсендә мәрхүмә кызның туган көнен бәйрәм иткән. 26 мартта кире юлга чыкканнар. Егетләр һәм кызлар барысы да студентлар, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар