Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Егерме җиде яшеңне үткәрәсең гүрләрдә» - махсус операциядә һәлак егет истәлегенә шигырь

news_top_970_100
«Егерме җиде яшеңне үткәрәсең гүрләрдә» - махсус операциядә һәлак егет истәлегенә шигырь
https://vk.com/id527395931

Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылы егете, махсус операциядә һәлак булган Марат Алеев истәлегенә шигырь  багышлаганнар. Аны, Маратның әнисе Илһамия ханым соравы буенча, үзешчән шагыйрә Нәфисә Мирзаханова иҗат иткән. 

Туган көнең белән, улым!

Бүген синең туган көнең,

Газиз улым, Маратым!

Исән булсаң, котлар идем,

Кочып алып... яратып.

Дәһшәтле сугыш кырында

Җаның калды кыелып.

Кабереңә килдек бүген

Котлар өчен, җыелып.

Егерме җиде яшеңне

Үткәрәсең гүрләрдә.

Җиденче аең ятасың

Кайталмаслык җирләрдә.

Искә алмаган көнем юк,

Ышаналмый йөрәгем.

Раббымнан сорыйм сабырлык,

Догаларым - терәгем.

Юксынабыз, сагынабыз!

Тыныч йокла, Маратым!

Җаның җәннәт бакчасында

Йөрсен нурлар таратып!

26 яшьлек Марат Алеев Украинага үз теләге белән киткән.

«Прогород» порталы язуынча, якыннары аны бу ниятеннән кире күндерергә тырышып карасалар да, булдыра алмаганнар. «Ул махсус операциягә акча өчен түгел, идея өчен китте. Маратның үлеме - гаиләбез өчен коточкыч зур югалту», – дип сөйләгән аның апасы. 

Марат Алеев узган елның августында һәлак булган. Аның хатыны һәм 2 яшьлек кызы калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100