Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Егерме ел кыйнап торган иреннән качып киткән хатынны диңгездә исән килеш тапканнар

Ике ел элек өйдән киткәннән соң да, ире эзләп тапкач, бичара хатын кыядан суга сикергән.

news_top_970_100
Егерме ел кыйнап торган иреннән качып киткән хатынны диңгездә исән килеш тапканнар
https://pixabay.com

Колумбия балыкчылары ачык диңгездә могҗиза белән генә исән калган 46 яшьлек Анжелика Гайтан исемле хатынны коткарган. Ул ике ел элек югалган булган. Бу турыда The New York Post басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Әлеге кадрларны 26 сентябрь иртәсендә Роландо Висбаль исемле кеше төшергән. Ул иптәше белән бергәләп Пуэрто-Коломбия районына балыкка китә. Ярдан ике километр чамасы ераклыкта алар билгесез объект күреп ала. Балыкчылар башта аны агач бүрәнә дип уйлый, ләкин якынрак килгәч, аның кеше булуын аңлап алалар.

«Алла минем үлүемне теләмәгән инде», — ди коткарылган хатын. Бераз хәл кергәч, ул үзенең язмышын сөйләп бирә.

Бу хатын Богота шәһәре читендә яши. 20 ел буена ул иренең кыйнауларына түзеп тора. Ир сәбәп булса да, булмаса да, хатынына кул күтәрә. Полициягә мөрәҗәгатьтән дә файда булмый, өй тиранын бер тәүлеккә ябып торалар да ул кабат өйгә кайта. Аннары хатынын тагын да ныграк кыйнап ташлый.

2018 елның сентябрендә Анжеликаның яңак сөякләре сынып бетә, ул хастаханәдә ята. Аннары хатын өйгә кайтмаска була.

Ярты ел буена Анжелика урамда сукбайлык итә, аннары приютка урнаша. Тик ире аны биредә дә эзләп таба. Хокук саклаучылар хатынга башка урын табарга киңәш итә. Шуннан соң Анжелика бу хәлләргә нокта куярга карар кыла. Аның сүзләренчә, ул кыядан суга сикерә һәм аңын югалта. Аны чама белән сигез сәгать чамасы вакыт узгач, балыкчылар эзләп таба.

Биредәге матбугат чаралары мәгълүматы буенча, Анжеликаның олы кызы табылган. Ул әнисен ике ел элек күрүен, шуннан бирле бер хәбәр булмавын сөйли. Ләкин кыз әтисенең әнисен кыйнавына ышанып бетми. Хәзер ул әнисен үз янына алып кайту өчен билетка акча җыя, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100