Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эфир-Чаллы» телеканалының элеккеге директоры 57 яшендә вафат булган

news_top_970_100
«Эфир-Чаллы» телеканалының элеккеге директоры 57 яшендә вафат булган
"Татар-информ" архивы

«Эфир-Чаллы» телеканалының элеккеге директоры Евгений Капустин 57 яшендә үлгән. Ул телеканал белән 1998-1999 елларда җитәкчелек итә. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Ул Чаллыда үз өендә вафат булган. Мәрхүмне бүген соңгы юлга озаталар. 

90нчы елларда аны үтерергә маташалар. Чаллы «Эфир»ы җитәкчесе булып эшләгән Капустинның шәхси машинасын «Татарстан» кунакханәсе янында 1999 елның 4 мартында шартлаталар. Ул чакта Капустин үзе яралана. Аннары аның аягын ампутациялиләр, диелә хәбәрдә.

Әлеге мәгълүматны телекомпания җитәкчелеге дә раслады. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100