Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эдуард Вафин: «Балалар өчен яңа пособиеләр «Мир» картасы яки Россия Почтасы аша түләнә»

Россия Пенсия фонды 1 майдан 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен яңа түләүләргә гаризалар кабул итә башлады. Бу төр ярдәм гаиләдә һәр кешегә туры килгән уртача керем яшәү минимумыннан артмаган очракта бирелә. Яңа төрле түләүләр турында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

news_top_970_100
Эдуард Вафин: «Балалар өчен яңа пособиеләр «Мир» картасы яки Россия Почтасы аша түләнә»

Ихтыяҗны бәяләгәндә фатир, йорт, машиналар исәпкә алына

Түләүләр кемгә бирелә?

Айлык түләү алу хокукына ата-аналарның берсе яки баланың законлы вәкиле ия. Баланың да, ата-ананың да Россия гражданы булуы һәм безнең ил территориясендә яшәве шарт.

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге берничә бала тәрбияләүче мохтаҗ гаиләләргә түләү һәр балага бер елга билгеләнә һәм гариза белән озайтыла.

Яңа түләүнең күләме ничек билгеләнә?

Айлык түләүнең база күләме Татарстан Республикасында балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын тәшкил итә, ягъни 5216 сум 50 тиен.

Балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 проценты күләмендә ай саен бирелә торган түләү билгеләгән вакытта, гаиләдә җан башына исәпләнгән уртача керем халыкның җан башына исәпләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булса, ай саен түләү балалар өчен яшәү минимумы күләменең 75 проценты күләмендә – 7824 сум 75 тиен билгеләнә.

Балалар өчен яшәү минимумы күләменең 75 проценты күләмендә ай саен бирелә торган түләү билгеләгән вакытта, гаиләдә җан башына исәпләнгән уртача керем Татарстан Республикасындагы җан башына исәпләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булса, ай саен түләү балалар өчен яшәү минимумының 100 проценты күләмендә – 10 433 сум билгеләнә.

Гаиләнең айлык керемен ничек исәпләргә?

Гариза биргән айдан 4 ай артка күчеп саныйбыз. Гаиләнең еллык керемен исәплибез һәм әлеге сумманы 12 айга һәм гаилә әгъзаларының санына бүләргә кирәк.

Гаилә кереме генә исәпкә алынамы?

Элеккечә, балалар өчен яңа айлык түләүләр билгеләү турындагы карар ихтыяҗны комплекслы бәяләгәннән соң чыгарыла. Ягъни гаиләнең керемнәре, мөлкәте, ата-ананың хезмәт хакы исәпләнә. Хезмәт хакы объектив сәбәпләр аркасында булмаган очракта, нульле керем кагыйдәсе кулланыла.

Әгәр гаиләдә ир яки хатын вакытлыча эшләмәсә, бу очракта түләү биреләме?

Юк, түләү һичшиксез билгеләнми кала дигән сүз түгел. Мондый очракларда нульле керем кагыйдәсе кулланыла. Пособие гаиләнең өлкән әгъзаларының хезмәт хакы (стипендия, хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлегеннән яки пенсиядән керемнәр) булганда билгеләнә яки керемнәрнең булмавы объектив тормыш шартларына нигезләнгән булырга тиеш.

Гариза бирүчеләрнең берсе эшен югалткан очракта түләү аерым шартлар буенча билгеләнәме?

Моңа кадәрге пособиене билгеләгәндә кулланылмаган бер яңалык бар. Әгәр ата-ана 1 марттан соң эшен югалтса һәм мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәпкә басса, аның элеккеге хезмәт керемнәре гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә исәпкә алынмаячак.

Мондый кагыйдәне кулланганда түләү 6 айга билгеләнә. Бу чордан соң пособие сорап кабат мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әлеге алым 2022 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.

Мохтаҗ ата-аналарның мөлкәтен бәяләү шартлары нинди?

Ихтыяҗны бәяләгәндә күчемле һәм күчемсез милек объектлары: фатирлар, йортлар, машиналар һ.б. исәпкә алына.

Мәсәлән, пособие ике һәм аннан күбрәк торак бинасы булганнарга, гади генә әйткәндә – фатирлыларга бирелми (гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән өлешләренең гомуми мәйданы 24 квадрат метрдан артып китсә). Мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының гомуми милке саналган тораклар күздә тотыла.

Шулай ук гаиләнең ике һәм аннан күбрәк шәхси йорты булса һәм аларда гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән гомуми мәйданы 40 квадрат метрдан артып китсә, түләү билгеләү мөмкин түгел. Милек мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының гомуми өлешле милкендә булган очрак турында сүз бара.

Пособие ике һәм аннан да күбрәк «бакча йортлары» булган гаиләләргә дә билгеләнми. Транспорт чараларын кую (саклау), ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү (гараж, машина-урын) өчен билгеләнгән күчемсез милек объектлары да шундый ук тәртиптә исәпкә алына.

Гаилә милкендә җир кишәрлекләре булу да пособиене билгеләүдән баш тарту өчен нигез була ала. Аларның гомуми мәйданы прописка урыны буенча шәһәрдә 0,25 гектардан артмаган, авыл җирлекләрендәге яки авылара территорияләрдәге җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы 1 гектардан зуррак булмаган очракта гына яңа түләү билгеләнә ала.

Ике һәм аннан да күбрәк машинасы яки мотоциклы булган гаиләләргә, 250 ат көченнән ким булмаган һәм биш елы тулмаган бер машинасы булган гаиләләргә дә пособие бирелмәячәк.

Милектә ике һәм аннан күбрәк кечкенә суднолар һәм үзйөрешле машиналар (заводтан чыгу вакыты 5 елдан артмаган) булу да исәпкә алына.

Гариза бирергә ашыкмаска да була, түләү айлары «югалмый»

8 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга бирә торган ике пособие дә билгеләнергә мөмкинме?

Юк. Әгәр ата-анага 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге бала өчен пособие 12 айга билгеләнгән булса, 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүгә гариза язылмаган булса яки яңа мөрәҗәгать буенча тискәре карар чыгарылган очракта, элеккеге пособие түләү дәвам итәчәк. Яңа түләү өчен гариза бирелсә, ул апрель аенда түләнгән элеккеге пособиене исәпкә алып түләнәчәк.

Ялгыз ата яки аналар, 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособие алып та, кереме яшәү минимумыннан кимрәк булса, гариза бирә аламы?

Әйе. Әгәр 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга пособие алучы ялгыз ата яки аналарның керемнәре яшәү минимумы кадәр түгел икән, алар яңа гариза бирә ала. Алар арттырылган күләмдә, ягъни төбәк яшәү минимумының 50 процентын түгел, ә 75 яки 100 процентын ала ала. Шул ук вакытта алдагы пособиене түләү автомат рәвештә туктатылачак.

Түләү нинди вакытка билгеләнә?

Түләү 12 айга билгеләнә, әмма бала 17 яшькә җиткәнче.

1 октябрьгә кадәр бирелгән гаризалар буенча түләү 2022 елның 1 апреленнән түләнә. 8 яше тулган балаларга кайсы айда туган булуына карап исәпләнә. Гариза бирергә ашыкмаска кирәк, барыбер исәп-хисап апрель аен кертеп ясалачак һәм гаиләләр түләүне «югалтмый».

1 октябрьдән соң бирелгән гаризалар буенча түләүләр түбәндәгечә исәпләнә: балага 8 яшь тулган вакыттан соң 6 айдан да соңга калмыйча гариза тапшырылса, түләүләр 8 яшь тулган вакыттан соңгы айлар өчен дә исәпләнә.  Әгәр 8 яше тулган бала өчен гариза аның туган көнненнән соң 6 айдан соң гына язылса, түләүләр гариза язылган айдан түләнә.

Гаризаны карау вакыты нинди?

Айлык түләү гаризаны кабул итү датасыннан соң 10 эш көненнән дә соңга калмыйча билгеләнә. Ведомствоара электрон багланышлар кысаларында соралган документлар (белешмәләр) килмәгән очракта, РПФның территориаль органы тарафыннан ай саен түләү билгеләү срогы 20 эш көненә озайтыла, ягъни гариза барлыгы 30 эш көне дәвамында каралырга мөмкин. Алга таба тагын 5 эш көне айлык түләүне күчерү өчен өстәлә.

Аннан соңгы түләүләр айның 1-25 көннәрендә алдагы ай өчен килеп барачак.

Беренче түләүләрне май аеннан ук түли башлыйбыз, алар 1 апрельдән соңгы вакыт өчен билгеләнәчәк.

 Гаризаны кая бирергә?

Түләүләр социаль казначылык принцибы буенча билгеләнә: гариза дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында электрон рәвештә биреләчәк, аннары Пенсия фонды хезмәткәрләре барлык кирәкле мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә алачак.

Элеккечә үк республикада клиентлар хезмәтләрендә һәм күп функцияле үзәкләр аша шәхси визит белән гаризалар бирү мөмкинлеге дә бар.

Түләү кая күчерелә?

8 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар өчен айлык түләүләр «Мир» картасының банк счетларына күчереләчәк, Россия почтасы аша да алырга була. Шуны истә тотарга кирәк, кредит учреждениеләре аша түләү өчен гаризалар тутырганда гариза бирүченең карта номеры түгел, счет реквизитлары күрсәтелә.

Хата булган очракта, фонд гаризаны кире кайтарачак.

Түләүне билгеләмәскә мөмкиннәрме?

Алдагы түләүләр тәҗрибәсеннән шуны әйтә алам: мөрәҗәгать итүченең гаиләсендә җан башына исәпләнгән уртача керем Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан артып китүгә бәйле рәвештә, без еш кына тискәре карар чыгарырга мәҗбүрбез. Исегезгә төшерәм, «гаилә әгъзалары» булып мөрәҗәгать итүченең ире яки хатыны, балигъ булмаган балалары һәм көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге яшьтәге студент балалары да керә.

Шул ук вакытта без гаилә корган балаларны, опекага һәм попечительлеккә алынган балаларны да төшереп калдырабыз. Тулы Дәүләт тәэмин ителешендә булган, призыв яки контракт буенча хәрби хезмәт үтүче, хәрби һөнәри оешмаларда һәм югары белем бирү хәрби мәгариф оешмаларында укучылар искәрмә булып тора. Ирекләреннән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтүчеләр, суд карары буенча мәҗбүри дәваланучы һәм сак астына алынган гаилә әгъзалары да искәрмә рәвешендә. Җан башына уртача керемне билгеләгәндә гаиләнең һәр әгъзасының керемнәре исәпкә алына: алиментлар, стипендияләр, хезмәт хакы, дотацияләр, пенсияләр.

Икенче сәбәп - мөрәҗәгать итүче тарафыннан нульле керем кагыйдәләрен объектив бәяләмәү.

Өченче сәбәп - гариза биргәндә гражданнар гаилә милкенә комплекслы бәя бирүне исәпкә алмый, ягъни күчемле яки күчемсез милек объектларының саны артык булырга мөмкин. 

Шулай ук гариза бирүчеләрнең иң киң таралган хатасы – төгәл мәгълүмат тапшырмау. Алар түләү алу датасын кичектерергә мөмкин. Банк счетының күрсәтелгән реквизитлары дөрес булмаса, счет ябылган булса яки ул бөтенләй өченче затныкы булса да түләү билгеләү туктатылып тора.

Әгәр гаризада хата җибәрелгән булса, нишләргә? Тагын бер гариза бирергәме?

Юк, кабат гариза бирергә кирәкми. Фонд гаризаны кире эшләп бетерү өчен 5 эш көненә кире кайтарачак.

Түләү билгеләнгәнме-юкмы икәнен каян белеп була?

Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза биргәндә гариза статусы турында шунда ук хәбәр барлыкка киләчәк. Әгәр гариза шәхсән бирелгән булса, уңай хәл ителгән очракта, акча гариза бирүчегә өстәмә хәбәрдән башка күчереләчәк. Тискәре җавап булган очракта мөрәҗәгать итүчегә хәбәр җибәрелә, анда аның сәбәбе күрсәтеләчәк.

Россия Президенты Указында әйтелгәнчә, пособие 1 апрельдән билгеләнә. Әгәр гариза 1 майдан соң тапшырылса, апрель ае өчен ничек акча алырга?

2022 елның 1 октябренә кадәр бирелгән гаризалар буенча, акча 2022 елның 1 апреленнән түләнә. 8 яшьлек балаларга яше тулган айлар өчен.

Димәк, әгәр гаилә яңа түләүгә майның береннән соң мөрәҗәгать итсә, май аенда беренче түләү ике ай – апрель һәм май айлары өчен булачак. Әгәр гаилә май ахырында мөрәҗәгать итсә, пособие июнь аенда берьюлы 3 айга – апрель, май һәм июнь айлары өчен килә.

Түләү ятим балаларга кагыламы?

Әйе. Түләү ятим балаларга да кагыла. Бу очракта айлык пособие хокукына аларның опекуны (попечителе) ия, ләкин бала тулы дәүләт тәэминатында булмаса тиеш.

Пособиене билгеләү өчен опекуннарга яшәү урыны буенча күп функцияле үзәктә яки Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә гариза бирергә кирәк.

Түләүләр индексацияләнәчәкме?

Әйе. Айлык түләүләр ел саен 1 гыйнвардан артачак.   

 

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100