Эдуард Хәйруллин Тартария, президент һәм Тiktok турында
Хәзерге яшьләрнең үткәнгә мәхәббәтен ничек уятырга? «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Хәйруллин Эдуард Фәрит улы бу сорауга җавапны белә икән. Рүзәл Шәрипов шул хакта яза.
Татарстан — элекеге газета-журналлар аша
Яшь буынның тарихка кызыксынуын уятыр өчен Эдуард Хәйруллин «Татарстан 100: элек һәм хәзер» исемле китап чыгарган. Әлеге басма 1920 елда республикабызны җитәкләгән кешеләрне белергә ярдәм итә. Ә ул җитәкчеләр дәүләт белән бик яшь чакта ук идарә итә башлаган икән. Аларның үз бурычларын ничек үтәве, бу республиканы төзи башлавы монда тәфсилләп сурәтләнгән. Бу — яшьләрнең барысына да ирешеп, көчле республика тудыра алуын раслый.
Төп максатка ирешер өчен, китап хәзерге көндә социаль челтәрләрдә шактый популяр саналган «элек һәм хәзер» форматында планлаштырылган. Тик тора-бара моның белән генә чикләнеп калмыйча, аны 20нче елларда актив кулланылган плакатлар кебек итәргә булалар. Ул вакыттагы афишалар инкыйлабка кадәр һәм аннан соңгы чорны сурәтләүгә багышланган була. Шуңа нигезләнеп, Эдуард Хәйруллин да әлеге китапның сул ягына 20нче еллардагы, ә уң ягына — хәзерге заман фотосурәтләрен урнаштырып эшли башлый.
«Татарстан 100» китабында республика тарихы ул елларда басылган газета-журналлар аша тәкъдим ителә. Ярты ел дәвамында без төрле архивларда, китапханәләрдә кызыклы газеталар, афишалар эзләдек. Һәм материалларны китапка урнаштырганда аларның элекеге стилен саклап калырга тырыштык. Әйтик, ул вакыттагы текстта хәреф хатасы булып, тыныш билгесе төшеп калган икән, без аны үзгәртмәдек. Чөнки алар барысы да шул вакытның кабатланмас мохитен чагылдыра, — дип уртаклашты Эдуард Хәйруллин.
Шулай ук бу китапта халыкның кызыксынулары һәм көнкүреше дә төп урын алып тора. Шунысы кызыклы, төрле чыганаклардан ачыкланганча, 1920 елларда Идел буенда Маркиз утравы булган икән. Анда эшчеләр арзан бәягә генә ял итә алырлык махсус палаткалар да булдырылган. Ул утрауга Кабан күленнән теплоходта барып җитеп булган икән.
«Яңа Тартария» нәрсә ул?
Ул безнең YouTube та чыгып килүче махсус проект. «Татарстан 100» китабында бөтен кызыклы мәгълүмат та, республиканың хәзерге тормышы да тулысынча яктыртылып бетмәгән кебек тоелды. Шул кимчелекләрне истә тотып, без һәр әйберне видеоформатта төрле яктан күрсәтергә тырыштык. Бигрәк тә бу яшь буынның кызыксынуларына карап эшләнгән, чөнки тарихны сүзләр аша өйрәнгәнче, кыска видеолар аша үзләштерү күпкә җиңелрәк тә, кызыклырак та. Беренче чыгарылышлар идеальлектән ерак булса да, алга таба алар шактый шомарды. Иң мөһиме — интернетта эшләгәндә туктап калмаска кирәк, чөнки бу даирә сыйфатлы итеп эшләргә өйрәтә.
Ә Тартария сүзенә килсәк, ул Иделнең көнчыгыш төбәге атамасы. Тарихыбызны барлаганда бу исемне без, һичшиксез, кулланырга тиешбез! — дип искәртте Эдуард Фәритович.
Зөләйха «карашына» Эдуард Хәйруллин карашы
Тарих белән кызыксынучы кеше буларак, Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабын бик уңышлы дип саныйм, ул миндә шактый уңай тәэсирләр калдырды. Шуңа күрә аның буенча төшерелгән сериалны да зарыгып көттем. Башында кимчелекләре шактый булса да (аның турында шау-шулар да күп булды), алга таба мин бу эшне бик уңышлы дип таптым. Чөнки ул башка сериаллардан аерылып тора. Шулай ук аның безнең җирдә, безнең үк актерлар белән төшерелүе дә миндә зур горурлык хисе уятты. Аны һәркемгә карарга тәкъдим итәм, чөнки ул халкыбызның тарихта дөрестән дә эзле булуын дәлилли.
Журналист тәҗрибәсе яки тарихка илткән юл
Эдуард Хәйруллин югары белемен тарих факультетында алып, хәзер күбрәк бу юнәлештә кайнаса да, ул балачактан ук чит илләргә сәяхәт итеп, андагы вакыйгаларны яктыртырга кызыккан. Шуңа күрә 11 яшеннән үк журналистика юлын үзләштергән: «Яшь журналистлар мәктәбе»ндә шөгыльләнеп, газеталарда үз язмаларын бастырган, төрле яктан үсәргә тырышкан.
Тарихчыга укыганнан соң, тормышын янәдән журналистика белән бәйли ул: ике ел дәвамында «Эфир» телеканалында хәбәрче һәм алып баручы булып эшли, 12 ел «Беренче канал» белән хезмәттәшлек итә.
Президент белән эшләү турында
— Шулай ук берничә ел рәттән Татарстан Президентының матбугат хезмәте хезмәте җитәкчесе булып та эшләдем. Безнең президентыбыз - иң уникаль кеше! Аның белән эшләү ТАССР тарихына багышланган китапны чыгарырга илһамландырды да инде. Иртәнге 5ләрдә үк эштә булып, көн дә Рөстәм Нургалиевичны төп яңалыклар белән таныштыру башта бик кыен тоелса да, соңыннан бу эш үземә дә ниндидер ләззәт һәм рәхәтлек китерә башлады. Чөнки иртәдән үк вакыйгалар эчендә кайнау бик кызыклы иде. Бу вазифада туплаган тәжрибәм хәзерге көнгә кадәр ярдәм итеп тора.
Президент дигәннән, бүген яшьләрнең сәясәт белән кызыксынуына игътибар итәм. Бу мине шактый уйланырга мәҗбүр итә, чөнки минем өчен бу гаҗәп хәл. Минемчә, моның җавабы аларның рәсми чыганакларда бирелгән мәгълүматлар белән генә чикләнмәвенә бәйледер. Алар бер вакыйгага төрле карашлар җыя. Һәм бу мине шатландыра гына, - ди Эдуард Хәйруллин.
Тарих һәм Тiktok турында
— Хәзер тарихны яктыртам, чөнки гади генә хәбәрләр бүлегендә эшләү мине инде үзенә тартмый. Бу күбесенчә яңалыкларның табадан төшкән булуына бәйледер. Чөнки көндез төшергән вакыйганы син кичкә тамашачыга тәкъдим итәргә өлгерегә тиешсең. Бу вакыт вакыйганың асылына төшеп җитәр өчен бик аз булырга мөмкин.
Эш урынын үзгәртергә һәм яңалыкка омтылырга курыкмаска кирәк. Чөнки тормыш гел алга бара, аның белән фикерләр дә үзгәрергә мөмкин. Үзем дә заманадан калышмаска тырышам, ләкин ТikТok ка кадәр барып җитмәдем әле, — дип шаярта Эдуард Хәйруллин.
Чыннан да, тарих белән яшьләр хәзер күбрәк социаль челтәрләрдәге төрле проектлар аша таныша икән. Моны махсус үткәрелгән сораштыру да дәлилләде. Шуңа күрә Татарстанның үткәненә күз саласың килсә, «Татарстан 100: элек һәм хәзер» китабын һәм YouTube тагы «Яңа Тартария» проектын читләтеп узма.