Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эчүне ташлаганчы машина таптатып үтерсен»: аноним алкоголиклар сөйләгән куркыныч хәлләр

news_top_970_100

Чаллыда 26 ел элек «Аноним алкоголиклар җәмгыяте»нең беренче төркеме оешкан. Хәзер шәһәрдә шундый 5 төркем эшли. Мондый төркемнәрдә гадәттә 18дән 80 яшькә кадәрле 5-10 кеше була.

Аларның 60 проценты – ир-атлар, 40 проценты – хатын-кызлар. Төрле дин кешеләре, югары белемле һәм белеме булмаган, җитәкчеләр һәм гади эшчеләр килә, дип «Челнинские известия» журналисты Ольга Степанова.

Андрей, 38 яшь, инженер-төзүче:

– Безнең гаиләдә бәйрәмнәрдә исерткеч эчемлекләр эчәләр иде. Мин инде мәктәптә үк көчсезләнеп егылганчы эчә идем. Холкым буенча мин – үз-үземә бикләнгән кеше, ә алкоголь миңа көч-дәрт өсти иде.

Институтта укыганда, мине контрольдә тотучы юк иде, мин атналык, айлык «запой»га китә башладым. Көндәлек тормыш миңа кызык булмады, виртуаль дөньяга киттем, уйнадым, янәшәдә һәрвакыт шешә тора иде.

Һөнәрем буенча эшли башладым. Беренче вакытларда көн саен бераз алкоголь эчә идем. Эштән соң шунда ук кибеткә йөгерә идем. Еш кына мине кыйныйлар иде. Минем баш мием дә селкенде, борыным да сынды, күпсанлы җәрәхәтләр дә алганым булды. Ниндидер могҗиза белән генә мин исән калганмын. Өйгә – Татарстанга кайтырга булдым, гаиләмә якынрак булсам, алкогольгә бәйлелектән чыгачакмын, дип уйладым. Ялгышканмын.

Булачак хатыным башта минем эчкече икәнемне белми иде: алкоголиклар – бик яхшы актерлар. Минем аркада без әздән генә балабызны югалтмадык. Ул гомеренең беренче атналарында егылып төште, башы белән бәрелде. Мин хатыныма, әтигә кул күтәрә башладым.

Үземнең авыру кеше икәнемне галлюцинацияләр була башлагач аңладым. Клиникага бардым, анда «Аноним алкоголиклар җәмгыяте»нә килергә киңәш иттеләр. 4 ел инде эчмим, гаиләмне саклап кала алдым. Якыннарыма 18 ел буе китергән барлык явызлыкны яхшылык белән капларга тырышам.

Марат, 51 яшь, машина төзүче инженер:

– Беренче тапкыр 18 яшемдә эчтем. Бу – мине армиягә озату киче иде. Төзелеш гаскәрләрендә хезмәт иттем, анда эчүне дәвам иттем. Наркотиклар кулланып карадым, ошамады, нәтиҗәне озак көттем, алкоголь белән азатлык һәм җиңеллек тизрәк килде. Исереклек көчле, акыллы, матур сөйләмле итә иде. Армиядән кайткач, Чаллы институтында инженер-машина төзүчегә укып чыктым. Эштә цех начальнигына кадәр үстем, 100 хезмәткәр өчен җаваплы идем.

Башта бәйрәмнәрдә эчтем, аннары хезмәт хакы көнендә, аннан һәр җомга көнне эчә башладым. Эчү шимбә һәм якшәмбе көннәренә дә күчә иде. Көн саен эчә башладым, эш урынында да эчтем. Көн саен 1 литр көчле исерткеч эчемлек эчә идем.

Еш кына өйгә канлы куллар белән кайта идем. Бу минем каным түгеллеген аңлый идем, ләкин кемнеке икәнен хәтерләми идем. Исерек килеш ярсып китә идем, теләсә нинди кыек карашка бәйләнә башладым. Көчем бар минем, элек кул сугышы белән шөгыльләнә идем. Хатынны өйдән чыгарып җибәреп, улымны каеш белән тәрбияләргә тырыша идем. Гаиләгә тыныч яшәргә комачауламас өчен, өйдән – бомжлыкка яки монастырьга китәргә теләгән чаклар да булды.

Җан әрни башлады, өметсезлеккә бирелдем, эчә дә алмыйм, эчмичә дә түзә алмадым. Эчү мөмкинлеге булмасын өчен, мине машина бәрдерүен яки инвалид калуымны теләдем. Шул ук вакытта, машина бәрдерүеннән куркып, юлны чыкканда, як-ягыма карап чыга идем.

Берничә тапкыр «кодировка»га барган булды, шулай ук янәдән эчүләр дә булды. Әнием минем ахырга кадәр савыгуыма ышанды. Аннан реабилитация үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Анда аноним алкоголиклар турында белдем. Анда мин кешеләрнең эчмичә генә күңел ачуларын, биюләрен күрдем. Башта ышанмадым. Менә хәзер инде 11 ел эчмим.

Ирина, 46 яшь, җыештыручы:

– Мин алкоголиклар гаиләсендә үстем. Үз-үземә бикләнгән идем, яшьтәшләр белән аралашу кыен иде. Алкогольне 6нчы сыйныфта татып карадым. Тәме ошамады, ләкин иркенлек бирүе ошады.

11нче сыйныфтан соң укымадым, компанияләрдә йөрү, кичәләргә йөрү кызыклырак иде. Минем беренче ирем бик әйбәт кеше иде, бөтенләй эчмәде. Безнең улыбыз туды, балабыз өчен рәхмәт аңа. Ирем үлде. Аның белән 1 ел эчми тордым, авызга бер тамчы да алмадым, аннары өзелдем. Иремнең кырыслыгыннан, кайгыртучанлыгыннан туеп, гаиләдән киттем. Минем яшәү рәвешем асоциаль иде – бомжлыкка кадәр барып җиттем. Улымны икенче иремнең туганнарына калдыра идем дә айлар буе эчә идем. III төркем инвалидлыкка җиттем.

Эчәргә акча булсын өчен җыештыручы булып эшләп ала идем.

Үз-үземә бикләнеп, үзем уйлап чыгарган дөньяда яшәргә теләдем. Өметсезлеккә бирелгәч, танышлар аша, минем кебекләргә ярдәм итүче бер җәмгыять барлыгын белдем. Башта ышанмадым, анда булган һәрнәрсәгә шик белән карадым. Шуннан соң эчүче кешеләрнең эчүләрен ташлауларын, эчмичә яшәүләрен күрдем. Мин дә шулай яши алырмын дип ышандым.

Бүген эчмичә яшәвемә 10 ел булды. Улым өчен яшим, ул институтта ветеринар булырга укый. Ул миннән йөз чөермәде.

Айгөл, 45 яшь, фармацевт:

– Минем әти-әни эчми иде. Каты кешеләр, эмоциональ яктан салкын кешеләр. Әни – педагог. Аның белән рәхәтләнеп сөйләшкәнем булмады. Проблемалар булса, үз эчемдә тоттым яки мендәргә капланып еладым. Мәктәпне тәмамлаганчы мин бер тапкыр да эчмәдем, малайлар белән аралаша белмәдем.

Беренче тапкыр алкогольне медицина институтына фармфакультетка укырга кергәч, туганнарымнан ераккарак киткәч, татып карадым. Кайвакыт эчкәли идем, әмма спиртлы эчемлекләр икенче планда, беренче планда – уку иде.

Даруханәдә эшләдем. Үз гомеремдә беренче ир кешем – алкоголик белән таныштым. Мин аның белән эчтем, ул мине кыйнады. Ул азгын тормыш алып бара иде, мине инфекция белән зарарлады, савыктым. Ниндидер дәвалап булмый торган чир йоктырудан курку миңа аннан китәргә көч бирде. Аннары мин башка кешегә кияүгә чыктым, аннан балалар таптым. Соңрак аның «кодланган» булуы ачыкланды. Ахмаклык белән, аның исерек чакта нинди икәнен тикшерергә булдым. Аның белән эчтек, һәм башланды... Авырлы вакытта өйгә кайткач, аны ялангач ирләр һәм хатын-кыз төркемендә күрдем. Соңрак ул сөяркәсе янына китте.

Танышу сайтында өйләнгән кеше белән таныштым. Аның да эчкече икәне билгеле булды. Аның белән бәхетле идем, бергә эчтек. Соңрак ул хатыны белән аерылышты да минем янга яшәргә килде.

Психологка мөрәҗәгать иттем. Ул «Аноним алкоголиклар җәмгыяте»нә җибәрде. Мин 3,5 ел эчмим, ирем инде 1 ел эчми.

Белгеч фикере

Клиник психолог Наталья Биказакова 17 елдан артык шәһәр наркология диспансерында алкогольгә бәйле кешеләр белән, алкоголикларның балалары белән эшли.

– Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу авыруга төрле социаль статустагы, интеллект һәм белем дәрәҗәсе төрле булган ир-атлар да, хатын-кызлар да дучар була. Алкоголикларга хас психологик үзенчәлекләр турында сөйләгәндә, аларда проблемаларны инкарь итү, эмоциональ җитлекмәгәнлек, гамәлләрнең нәтиҗәләрен фаразлый алмау, пассивлык һәм апатия, эмоцияләрне җиңә алмау бар. Шулай ук нәселдәнлек, дофамин җитмәү, баш мие җәрәхәтләре, гаилә һәм тирәлек, спиртлы эчемлекләрне табу җиңел булуы да роль уйный, – дип билгеләп үтте Наталья.

Якын кешедә авыруның беренче билгеләрен күрсәгез, аларга игътибар итәргә кирәк:

• күпме спиртлы эчемлек эчкәнен контрольдә тота алмый,

• косу рефлексын югалту,

• иртән бик нык тирләү һәм тәндә калтырау барлыкка килү,

• спиртлы эчемлекләр куллануга даими тартылу,

• аның тәэсирендә үз-үзеңне тотуда үзгәрешләр булу.

– Алкоголикларның якыннарына мөрәҗәгать итәм. Беренче эш итеп, игътибарны алкоголикка түгел, ә үзеңә юнәлтү. Иң яхшысы – психолог белән эшләү, яки алкоголикларның якыннары төркеменә йөрү. Алкоголикны коткарудан туктагач һәм психик, физик хәлегез белән шөгыльләнә башлагач, эчкеченең да сәламәтләнүенә мөмкинлек туачак, – ди психолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100