Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эчкече хатын: «Сихерем менә бу – бот, менә бу – күкрәк, менә бу шешәдән ялтыраган күзләр»

news_top_970_100

Гөлданиягә карап, кеше «сихерчеме әллә ул» дип баш вата. Чөнки ул теләсә кайсы егетне үзенә карата ала иде. Монда бер көн сыланып торган ыштан киеп чыгып, урам әйләнсәң дә, кеше көлкесенә каласың, ә бу җилбәзәк хатын әллә ничә ир-ат белән йоклап йөри, дип гаҗәпләнә.

Гөлданиянең язмышы җиңел түгел. Әмма аның хәленә керәсе килми. Бары тик «ничек шулай булып була» дигән сорау туа.

12 яшендә аның әнисен төрмәгә утыртканнар. Әнисе иренә, күп эчкәненә түзә алмыйча, 7 мәртәбә пычак белән кадаган. Шуңа күрә, аңа 20 ел биргәннәр.

Гөлданияне дәү әнисе тәрбияләгән. Танышлары аны начар яктан гына искә ала. Ул инде 13 яшеннән бирле тәмәке тартып, урамда төнгә кадәр югалып йөргән. Үзеннән олы егетләр белән бөтерелеп, 17 яшендә балага да узган. Баланың әтисе «башын тәвә кошы сыман комга тыккан» да, баланы тәрбияләүдә катнашмаган. Янәсе, яшь бит әле, йөреп туймаган.

Күп тә үтми, Гөлдания күрше авыл егетенә кияүгә чыга. Ул ир-ат нинди «изге» кеше булгандыр, хәтта аны баласы белән дә кабул иткән. Капка төбендә утырган әбиләр моңа шаккатып:

Безнең кызыбыз яхшы да түгел инде, «арбалы» да, ничек өйләнәсе килгән икән? – дип сөйләнгән.

Беренче елны Гөлдания белән Фәрит бик матур гына тора башлаган. Ир-ат кулы тигән хуҗалык – торгызылган. Абзар, бакча, рәшәткәләр – барысы да төзәтелгән. Хәтта хатынының малаен да үз баласы кебек кабул иткән. Ә тагын бер елдан аларның кызлары туган.

Дөньялар тынычланды гына дигәндә, Гөлдания, көтмәгәндә, кабат спиртлы эчемлекләр белән мавыга башлаган. Бала табудан бозылып киткән, имеш.

Бик килешә инде сиңа хатын-кыз башыңнан шешә тотып йөрергә! Ике бала әнкәсе бит син! – ди Фәрит.

Күңелсез миңа яшәве, аңлыйсыңмы? – ди Гөлдания, аягында басып тора алмыйча, читкәрәк тайпылып, – Бик тә күңелсез. Син үзеңнең дөреслеген белән минем ачуымны чыгарасың. Дөрес яшәмәкче һәм яшәтмәкче буласың.

Фәрит ир-атларның эчүен дә күтәрә алмый, ә үз хатыны эчкәненә бөтенләй саруы кайнады.

Гөлдания, кит юлымнан. Алайса, мин үзем өчен җавап бирә алмаячакмын.

Нәрсә, сугасың киләме миңа? Ә син сук! Жәлләмә.

Фәрит хатынына берне кундырды. Битләре кызарып чыкты ир-атның. Ачуын кая куярга белмичә, тышка чыгып китте.

Бу хәл озак дәвам иткән. Бервакытны сәгать иртәнге биштә Гөлданияне түбән очта торган бер кешенең бакчасыннан сикереп чыкканын авылдашы күргән.

Опа, – ди күршесе, – бу нинди галәмәт?

Күршесе игътибар белән, ачылып та бетмәгән күзләрен чекрәйтә-чекрәйтә, күзәтә башлаган. Гөлдания исә, чайкала-чайкала, өенә таба «элдертә» икән.

Авыл җирендә берсе сызгырса, икенчесенең колагы чатный, ди. Бу хәбәр бик тиз арада таралган.

Гөлдания үз өендә кунмыйча, өч туган абыйсында булган. Башта аны, Фәрит эчүе аркасында куып чыгарганга күрә, аңа барып кунадыр, дип фаразлаганнар. Әмма бу очрашулар көн саен кабатлана башлаган саен, күпләргә ачыклык кергән.

«Ничек шулай үз абыең белән йөрерсең!», «Туганнар бит сез!», «Тагын балага узып, имгәк бала тапмасын инде» дип, кеше сөйләнә башлаган.

Өч туган абыйсы Кәримгә көчле басым ясый башладылар.

Сезнең әбиләрегез бергә кунакка йөреп, чәйләр эчеп утыра. Ә сез кача-поса йоклап йөрисез. Бу бит – гөнаһлы, әшәке һәм намуссыз эш.

Беткәнме сиңа әйбәт хатыннар? Акчалы эштә эшлисең, торыр җирең бар. Тап та юньле хатын, яшә инде кешечә, –диләр.

Кәрим сихерләнгәндәй, берни әйтмичә тыңлап тора, ди. Авыл халкы да баш ваткан инде. Бәлки, чынлап та Гөлдания сихерчегә мөрәҗәгать иткәндер? Кайсы җиренә карыйлардыр ул ике балалы исерек хатынның...

Кәрим кая гына бармасын, кайсы кибеткә кермәсен – бөтен җирдә дә аңа Гөлданияне ташларга кушалар.

Хәтта әбиеңнәргә алып барып өшкерделәр дә. Өшкерүче әби эшен эшләгәндә, Кәрим тирәли бер-ике әйләнгән дә, башы әйләнеп, диванга утырган, ди.

Авыр энергетикаң бар, Кәрим, авыр энергетикаң, – дигән.

Гөлдания, сихер турында ишеткәч, кычкырып көлгән генә:

Минем сихерем ул менә бу – бот, менә бу – күкрәк, менә бу шешәдән ялтыраган матур күзләр! – дигән.

Гөлданиянең «йөрешләрен» Фәрит белгәч, аннан аерылган. Чыгып китәр алдыннан:

Мин синең бөтен кыланмышларыңа түздем. Кичереп булмас гамәлләреңә күз йомдым. Син исереп кайтканда, урыныңа яткырдым. Ә хыянәтеңне мәңге кичермәм. Сау бул, җирбит! – дип чыгып киткән.

Гөлданиягә бу тормышта бернәрсә дә кирәкми. Бүгенге көндә ул ике бала белән үзе генә тора. Ул үзенең беренче сыйныфка укырга кергән улына кечкенә кызын калдырып, төнге клубларга шәһәргә китеп йөри икән.

Халык алга таба нәрсә булачагын көтә. Гөлданиягә инде беркем дә булыша алмас шикелле тоела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100