Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эчтә кешеләр үлгәндә, ишекне этеп торды». Кунакларын үтергән ир-ат нишләгәнен аңламаган

news_top_970_100

Якутиядә 1 ел элек 22 майда коточкыч фаҗига була. Ир-ат кунакларын яндырып үтерергә керешә. 2 хатын-кыз урамга чыгып качарга өлгерә, 4 кеше – хатын-кыз, 2 егет һәм өлкән яшьтәге ир-ат үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир-ат өйдәге фатирга ут төртә һәм эчтәге кешеләр янып үлгәндә, беркем чыга алмасын өчен, ишекне этеп тора. 1 ел узгач, суд эшкә нокта куя – ир-ат хроник психик авыру була, һәм ул ни кылганын аңламый. Аны дәваланырга озатканнар.

Фаҗига булган төнне акылдан язган ир-ат канистра тотып йөгереп йөри, яна торган өй янына беркемне китерми. Кешеләр тәрәзәләрдән сикереп чыга, очраклы гына биредә булган ир-ат нәни кызны һәм үсмерне коткара. Тәрәзәләрдәге рәшәткәләрне һәм ишекне ватмакчы булалар. Ишегалдында хаос була.

Урынга янгын сүндерүчеләр килә. Утны сүндергәндә эчтә 4 мәет табалар – алар ут төртүче фатирында була.

«2023 елның 22 маенда Якутск шәһәренең Гагарин урамында урнашкан йорттагы фатирның 64 яшьлек хуҗасы 6 кеше белән хәмер эчеп утыра, аннары фатирга ут төртә. Үзе чыгып китә, керә торган ишекне тышкы яктан куллары белән этеп тора. Шулай итеп, фатирдагы кешеләр котылуга каршылык тудыра», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Ир-атны шул вакытта ук тоткарлыйлар, ул ни кылганын аңламый булып чыга. Фатир хуҗасы – хроник психик авырулы кеше, аның авыруы кузгалган булуы ихтимал.

4 кеше һәлак була – аларның нигә котылырга тырышмаганы да билгесез. Мөгаен, алар бик исерек булган һәм йоклаган килеш үлгән, дип фаразлыйлар.

Суд ут төртүче ир-атны мәҗбүри дәвалауга хөкем иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100