#чүпүләнгенәтүгел, яки аяк астындагы үләннәрнең атамаларын белү кирәкме?

Европада «акбурлы ботаника» дигән хәрәкәт популярлаша. Табигатьне сөючеләр асфальтка үсемлекләрнең атамаларын язып куя. Фотолар меңәрләгән лайк җыя, кайбер илләрдә  активистларга штрафлар белән яныйлар, әмма хәрәкәткә кушылучылар арта гына бара. «Интертат» чүп үләннәре дә кешегә кадерлеме дигән сорауга җавап эзләде.

Франциядән башланган «акбурлы ботаника»

Франциядәге Тулуз шәһәре музее ботанигы Борис Прессек 2019 елда тротуарда чүп үләннәр «хөрмәтенә» рәсемнәр ясый башлый. Бу хакта журналистлар видеоролик төшергәч, аны 7 миллионнан артык кеше карый һәм бу акция популярлашып китә. Активистлар «акбурлы ботаника”ны табигать белән элемтә формасы дип атый һәм чүп үләннәренә багышлап рәсем ясый, атамаларын язып куя.

«Мин кешеләрнең чүп үләннәре дә бар икәнен аңлавын, аларны хөрмәт итүен теләдем. Элек аяк астындагы үсемлекләргә бернинди игътибар күрсәтмәгән кешеләр дә үзләренең карашлары үзгәрүен әйтә», — дип сөйләгән Прессек The Guardian басмасына.

Ботаникның идеясе популярлашуга тагын бер этәргеч була. Ике ел элегрәк, 2017 елда Франция хөкүмәте шәһәрдә пестицидлар куллануны тыя, шул сәбәпле кыргый үләннәр саны арта, димәк, «язарлык» чүп үләннәре генә арта.

Ботаник Софи Легуил Британиядә «Чүп үләне генә түгел — More Than Weeds» хәрәкәтен башлап җибәрә. Шул хештэг белән куелган фотолар социаль челтәрләрдә меңәрләгән лайк җыя. Әмма Британиядә асфальтка язу хокук бозу булып санала, тротуарда бер генә хәреф язган өчен дә 2,5 мең фунт күләмендә штраф түләтергә мөмкиннәр. Шуңа да карамастан, хәрәкәттә катнашучылар арта гына бара, ботаниклар асфальтка язу хокукы өчен көрәшә башлый. «Табигатькә кагылышлы терминнарны белү табигатьне аңларга һәм сакларга ярдәм итә», — дигән фикердә ботаниклар.

Кыргый үсемлекләрне саклау оешмасы вәкиле Тревор Динес бу хәрәкәтнең кирәклеген дәлилләп, саннар китерә. Мәсәлән, Британиядә 16 яшьтән 24 яшькә кадәрлеләрнең алты проценты гына миләүшә чәчәген таный икән. Шул ук вакытта 70 процент яшьләр үсемлекләрнең атамаларын белергә теләүләрен әйткән.

Шәһәрдә пестицидлар кулланмасалар, кешеләр 400гә якын үсемлек төрләрен күрә алыр иде, ди Тревор Динес. Бу — бөтен дөньядагы үсемлек төрләренең ун проценты. Үсемлекләр шулай ук күп кенә бөҗәкләр өчен туклану чыганагы, яшәү урыны. Шәһәрдә үсемлекләр күп төрлерәк булган саен, бөҗәкләр, кошлар һәм башка җан ияләренең дә саны артачак дигән фикердә активистлар.

«Казанда табигатьнең соңгы утраулары юкка чыгу алдында»

Татарстанда да, Россиядә дә бу хәрәкәт турында әлегә хәбәрләр юк. Әмма без сораштырган экологлар бу юнәлеш Татарстан өчен дә кулай булыр дигән фикердә.

Экоактивист Юлия Фәйзрахманова шәһәрдә дә табигать барлыгын күрергә ярдәм итә торган теләсә нинди тыныч акциягә уңай каравын әйтте. Россия законнары буенча асфальтка язу хокук бозу түгел, шуңа да бу хәрәкәтне дә хуплыйм, ди ул.

«Казан өчен иң кискен проблема — шәһәр эчендәге соңгы табигый яшел зоналарның юкка чыгуы. Без чаң кагарга тиеш. Мәсәлән, Гаврилов урамы янындагы табигый зонага йортлар төзелсә, шәһәр эчендә кислород «җитештерә» торган табигый зоналарның соңгысы дип әйтерлек юкка чыгачак.

Ә кешеләр табигатьне якларга әзер түгел. Шуңа күрә балаларда кечкенәдән үк табигатькә кызыксыну уята ала торган мондый акцияләр кирәк дип уйлыйм», — ди Юлия.

Шәһәр үз халкына җитәрлек саф һава «җитештерергә», кислородны башка территорияләрдән «урламаска» тиеш дигән фикердә экологлар. Моның өчен шәһәр территориясенең 40-60 процентында яшеллек булуы зарур. Шушы мәйданнарның яртысы табигый, кеше катнашы булмаган «кыргый» урыннар булырга тиеш. Үлән чабыла торган парклар табигый урыннарга, мәсәлән, су буендагы куаклыкларга караганда кислородны 12-15 процентка азрак җитештерә. Бу күрсәткечләргә омтылган һәм ирешкән шәһәрләр бар, ди Юлия.

Әмма безнең Казан мондый күрсәткечләр белән мактана алмый. Юлия әйтүенчә, бары тик Аккош күле тирәсендә генә экологлар омтылган гармония бар дип әйтеп була. Ә Яңа Савин районының 5,6 процент мәйданы гына яшеллек. Гомумән Казанны алсак, бу күрсәткеч 15 процент.

«Кеше кислородсыз бөтенләй яши алмый. Ә табигать белән гармония булмаганда, асфальт-бетон арасында яшәгән кеше депрессиягә бирелә башлый, психологик проблемалары башлана», — ди Юлия.

 «Акбурлы ботаника» — белем бирүнең бер формасы»

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин бу инициативаны «кызыклы әйбер» дип тапты.

«Мин балаларга, яшүсмергә табигатьне өйрәтү яклы, билгеле, закон кысаларында. „Акбурлы ботаника“ белем бирүнең бер формасы дип аңлыйм», — ди экология өлкәсендә 2000 еллардан бирле эшләгән белгеч.

Шәһәр кешесенә чүп үләннәрнең атамаларын белү кирәкме? Бу сорауга ул чагыштыру белән җавап бирде. «Шушы ук рәвешчә, шәһәр кешесенә Печоринны белү тормышында никадәр ярдәм итә дигән сорау куярга да була. Аны белмәсәң дә, яшәп була кебек. Әмма кешенең рухи нигезе булмаса, ул тормышны тулаем кабул итә алмый. Баланы белемле һәм рухи нигезле итеп тәрбияләргә кирәк дисәк, бу кирәк. Бу белем кеше миенең миллиардтан бер өлешен дә алмый торгандыр.

Тормыш тигез, үз җае белән генә барганда, бу белемнәр кирәкми дә кебек. Әмма яшәештә борылышлар булганда, кеше нигезенә әйләнеп кайта», — ди Дамир Вәлиуллин.

Эколог безнең илдә табигатьне кеше яхшырак белә дип саный. Шулай ук төбәк үзенчәлекләре дә бар. «Мәсәлән, Россиядә канәферләрне, сиреньнәрне һәркем таный. Ә Татарстанда барсны беләләр», — ди ул.

Дамир Вәлиуллин балаларда экологик кызыксыну булдыру өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде. «Инстаграмда экоребуслар башладык. Анда үсемлекләр, хайваннарга гына түгел, экологик процессларга да кагылышлы сораулар бар. Җиңүчеләргә бүләк итеп, былтыр чыккан табигать энциклопедиясен бирәбез. Бу зур кызыксыну уятты.

«Татармультфильм» белән бергәләп «Зеленый татарстан.РФ» сайтында анимацион роликлар формасында мәгълүмат бирә башладык. Алар акыл сата торган түгел, кызыклы итеп тәкъдим ителә: мәсәлән, бездә нинди кошлар бар, нинди төрләре бар, ни өчен ниндидер кошлар юк?

Балалар онлайн утырганда да бәйгедә катнашты. Иң мөһиме: әти-әниләрдән бик күп уңай фикерләр килде. Балалар, үзләре белмәгәнне әти-әнисеннән сорый, өлкәннәр үзләре өчен дә яңалык ача», — дип сөйләде ул.

Дамир Вәлиуллин фикеренчә, табигать белән дус кешеләр озаграк яши һәм өлкәнәйгәч тә актив тормыш рәвеше алып бара ала.

 «Балалар каршындагы агачның, аяк астындагы үләннең, баш өстеннән очып узган кошның исемен белергә тиеш»

Эльвира Сафина - Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Былтыр аның «Татарча-русча-латинча кош атамалары сүзлеге» чыкты. Ул акбур белән асфальтка язып кына табигатькә кызыксыну уяту авыр дигән фикердә.

«Үсемлекләрне дә, кошларны да популярлаштырырга, аларның атамаларын халыкка күбрәк танытырга кирәк. Әмма бу атамалар акбур белән асфальтка языла икән, ул язулар анда күпме тора, аны күпме кеше күреп өлгерә бит әле. Бу безнең өчен сәеррәк әйбер. Хәтта чит илләрдә дә моңа карата фикерләр төрле. Атамаларны «халыкка якынайту» фикерен хуплыйм, әмма, миңа калса, җиргә язу гына түгел, ә нәтиҗәлерәк, файдалырак чарасы, алымы кирәк. Мәсәлән, халык күп йөри торган паркларда үсемлекләрнең, кошларның фотолары һәм атамалары язылган элмә такталар яисә, мисал өчен, реклама эленә торган баганаларда (ягъни, күз төшә, игьтибар ителә торган урыннарда) 5-6 кош яки үсемлекне күрәбез икән, рәсеменә карап үзен танырга өйрәнербез, исемнәрен истә калдырырбыз. Мондый язуларны төрле урыннарда күреп алып, балалар да аларны тиз истә калдырачак. Иң мөһиме, аяк астында түгел, ә кеше игътибар итә торган урыннарда булсын иде алар. 

Хәзерге заманда бөтен кешенең кулында телефон, барыбыз да интернет челтәрендә. Кирәкмәгән мәгълүмат та бик күп. Алар арасыннан кирәген, файдалысын сайлап алу укучылар, балалар өчен бер дә җиңел түгел. Миңа калса, мондый кыска мәгълүматлы постлар социаль челтәрләрдә күренеп-күренеп китсә дә, игътибар иткән кеше шул арада берничә файдалы үләннең исемен белеп калыр иде, мәсәлән. Төрле алымнарны кулланырга була диюем. Балаларыбыз да каршыңдагы агачның, аяк астындагы үләннең, баш өстеннән очып узган кошның исемен белергә тиеш. Мисал өчен, без таптап йөри торган үсемлекләрнең күбесе файдалы, аларны әби-бабаларыбыз дәва үләне итеп файдаланган. Ә кеше аяк астындагы үләннең файдалы икәнен белә икән, ул инде аңа сакчылрак карар иде. Шәһәр балалары бик танып бетермәсә дә, авыл кешеләре үсемлекләрне шактый яхшы белә дип уйлыйм», — диде ул.

Эльвира Сафина күп кенә биологик терминнарның татарчага тәрҗемәсе булмауга борчылуын белдерде. «Рус атамасы белән йөри торган үсемлек, кош, балык һәм башкаларга инде күптән (алар телебездә кулланыла башлаган вакытта ук!) үзебезчә атама бирергә кирәк булган дип саныйм. Алай булмаган очракта, алынма термин кереп китә һәм еллар буе шулай кулланыла да. Мәсәлән, билгеле бер үсемлекнең, кошның татар телендә атамасы юк икән, казах, кыргыз яки төрек телләрендә булуы ихтимал. Алар я төсенә, я формасына, я чәнечкеле булуына һ.б. игътибар итеп, атама биргән. Шуның кебек, үзебез дә, атамасы булмаган очракта, төп билгеләреннән чыгып исем куша алабыз. Мисал өчен, кош атамалары сүзлеген төзегәндә миңа татар теленә тәрҗемәсе булмаган шактый кош атамасы урынына үзебезнең телгә ятышлы терминнар кертеп җибәрергә туры килде».

«Кеше дөнья турында күбрәк белгән саен рухи яктан баерак була»

КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтының ботаника һәм үсемлекләрнең физиологиясе кафедрасы доценты Нина Прохоренко ботаниканы популярлаштырган һәр идеягә уңай каравын әйтте.

Галимә әйтүенчә, Казанда йөздән артык агач һәм куак үсә. Кырыгы — үзебезнеке, алтмышы — интродуцентлар, ягъни башка төбәкләрдән — Төньяк Америка, Европа, Себердән китерелгән. Парк һәм скверларда 80 төр үлән үсә, күпчелеге — таптауга чыдам чүп үләннәр, башлыча, кыяклылар. Шәһәр тирәсендәге урман-әрәмәләрне алганда, үсемлекләрнең төре 200гә җитә.

«Кеше дөнья турында күбрәк белгән саен рухи яктан баерак була. Бу күзаллауны арттыра, тормышны кызыклырак итә, аларга бәйле легендаларны иҗатыңда кулланырга була. Ашарга яраклыларын ризык итеп кулланырга ярый. Үсемлекләр белән бәйле легендалар бар, аларны тормышта файдаланып була.

Мин белгеч булмаган кешеләрнең ун процент тирәсе үсемлекләрне беләдер дип уйлыйм. Дөрес, элеккегә караганда хәзер үсемлекләрне белүчеләр саны азрактыр. Мәсәлән, классикларның әсәрләренә күз салсак, анда күпсанлы үсемлекләр телгә алынуына игътибар итәсең.

Әмма шул ук вакытта соңгы арада ландшафтлы дизайн үсеш алуын да искәртер идем. Бу юнәлеш белән шөгыльләнүчеләр үсемлекләрнең сыйфатларын өйрәнә. Димәк, кеше кабат табигать белән кызыксына башлый», — ди галимә.

Нина Прохоренко әйтүенчә, Казанда пестицидларны артык күп куллану проблемасы юк, алар бары тик чәчәк түтәлләрендә генә, чүп үләннәрен бетерү максатыннан гына кулланыла. Галимә шәһәрдәге үсемлек төрләрен арттыру өчен табигатькә кешенең тәэсирен киметү кирәк дип уйлый.

Мәсәлән, безнең өчен гадәти генә булган бер гамәл — газоннарны тигезләп тору нәтиҗәсендә кайбер чәчәкләр үсеп һәм орлык коеп өлгерә алмый, шул сәбәпле, үрчи алмый.

Нина Прохоренко кайбер үсемлекләргә бәйле кызыклы фактларны җиткерде.

Аю табаны (аю көпшәсе, кәккүк итеге) (русчасы аконит, борец) дигән үсемлекнең суы агулы. Элекке заманда сугыш вакытларында дошманны үтерү өчен аның суы белән ук очларын агулаганнар.

Язгы нәүрүз гөле, язгы бадъян чәчәк (аервоцвет весенний, примула весенняя) чәчәкләре ачкыч бәйләмен хәтерләтә. Яз алиһәсе Фрея шул ачкычлар белән яз капкаларын ача, имеш.

Шотландия гербында шайтан таягы (чертополох) бар. Легенда буенча норманнар шотландлар йоклаган вакытта һөҗүм итә. Алар яланаяк була, сугышчыларның берсе шайтан таягы чәчәгенә баса һәм кычкырып җибәрә. Шотландлар уяна һәм норманнарны куып җибәрә, илләрен саклап кала.

Казаяк (лютик) — агулы үсемлек. Урта гасырларда Европада начар көчләр тимәсен өчен казаяклардан тәкыя үреп, сыерларның мөгезләренә элгәннәр.