Чүп яндыру заводы төзелмәсә, Татарстанда нәрсә булачак?

Татарстандагы чүплекләр ел саен миллион тоннадан артык чүп-чар белән каплана. Чүплекләрдәге буш урыннар якынча тагын биш елга гына җитәчәк.

Череп яткан зур чүплекләр табигатькә дә, бюджетка да зыян сала

Әгәр чүпләрне ташлау системасын камилләштермәсәк, аралап җыя башламасак һәм чүп-чарның күпмедер өлешен яндырмасак, безне киләчәктә тагын да зуррак проблема көтәчәк.

Татарстанда чүплекләр саны шактый артачак. Самосырово бистәсендәге чүплек кебек алар киңлеккә дә, биеклеккә дә җәеләчәк.

Самосырово чүплеге Казан янында 32 гектар мәйданны алып тора, чүп-чарның биеклеге 45 метрга кадәр җитте.

Чүпне туплап баруның тискәре нәтиҗәләре вакыт уза-уза сизелә. Чүплектә беренче булып азык-төлек калдыклары чери, бер зыянсыз кебек тоелган кәгазь, металл, шулай ук терекөмешле градусниклар, батарейкалар һәм полиэтилен өемнәре таркала башлый. Таркалу продуктлары туфракка, суга һәм һавага тарала. Табигатьне агулауны туктату өчен республика чүплекләрне рекультивацияләүгә акча тотачак.

«Чүплек — ул тупланып килә торган экологик зыян. Барлык чүплекләрне рекультивацияләргә туры киләчәк. Бу катлаулы, кыйммәтле эш — барысын да туфрак белән генә күмеп куеп булмый. Чүплекне тирә-юньне, туфракны, җир асты, грунт һәм өслектәге суларны, атмосфераны зарарламаслык итеп консервацияләп куярга ярдәм итә торган проект кирәк», — диде Татарстан Фәннәр академиясенең Экология проблемалары һәм җир асты байлыкларын куллану институтының фәнни эш буенча директоры урынбасары, биология фәннәре кандидаты Дмитрий Иванов.

Самосырово чүплегендә рекультивация башланган инде. Моны 2016 елда эшли башладылар, ә соңыннан чүпләрне грунт белән капладылар, үлән чәчтеләр, агач-куаклары утырттылар. Анда рекультивация барган вакытта, Казандагы 1 мең тоннага якын чүп-чарны «Восточный» полигоны кабул итә. Ул 2017 елның мартында эшли башлады.

Чүплекләр яна башлаячак, ә кешеләр зыянлы төтен сулаячак

Чүплекләрдә янгын чыгу куркынычы бик зур. Ут кабулар елдан-ел булып тора, аларны берничә көн дәвамында сүндерәләр. Мәсәлән, узган елда Түбән Кама районындагы Прости авылында чүплектәге янгынны алты көн дәвамында сүндерделәр.

Чүплекләр үзләреннән-үзләре янып китә, чөнки чүп черегән вакытта метан — тиз янып китә торган газ бүленеп чыга. Төтен табигатькә генә түгел, ә кешеләр сәламәтлегенә дә зыянлы. Чөнки анда агулы матдәләр һәм аллергеннар бар. Мондый корымлы төтен балалар, аллергиклар, иммунитетлары көчсез һәм генетик авыруларга бирешүчән кешеләр өчен аеруча зыянлы.

Дмитрий Иванов әйтүенчә, «Янган вакытта чүп азот, углерод, күкерт оксидлары, агулы матдәләр, мәсәлән, бензопирен бүлеп чыгара. Ул канцероген тәэсире белән зыянлы һәм яман шеш китереп чыгарырга мөмкин».

Полигон шәһәрдән ерак урнашкан булса да, янып торган чүплектән төтен барыбер кешеләр яшәгән җиргә кадәр тарала. Мәсәлән, 2019 елда Сарсаз авылы янындагы полигондагы янгын төтене Түбән Кама шәһәренә кадәр таралды.

Моннан тыш, янып торган чүплекләрне контрольдә тоту мөмкин түгел һәм сүндерү дә авыр. Чөнки еш кына ут өске якта түгел, ә чүпләрнең тирән катламында пыскый.

Кешеләр чүпне аралап җыярга өйрәнмәсә, бу проблема елдан-ел кискенләшәчәк

Чүпләрне аралап җыю Татарстанда күптән түгел генә барлыкка килде һәм кешеләр әле моңа күнекмәде. Әмма аек акыл белән карамасак, республиканы чүп-чар катламы каплап киткәнчегә кадәр, чүп проблемасы кискенләшәчәк кенә.

Тора-бара урамнарда пыяла тагын да күбәячәк, чөнки республикада аны эшкәртә торган система юк. Һәм пыяла кыйпылчыклары меңәр еллар аяк астында аунап ятачак.

Шуңа күрә чүп-чарны аерым җыю системасын җайга салырга кирәк: чүпнең файдалы өлешләрен аерып алырга һәм аларны эшкәртүгә җибәрергә, ә файдаланып булмый торганнарын икенчел чимал итеп кулланырга, яки чүп яндыру заводында утилизацияләргә була.

«Чүп яндыру заводы төзибез дә, бөтен проблемаларны хәл итәбез дип әйтергә ярамый. Барысы да комплекслы булырга тиеш: чүп яндыру заводы, чүпне аралап җыю, кешеләрнең моңа мөнәсәбәте мөһим», — диде Татарстан Фәннәр академиясенең Экология проблемалары һәм җир асты байлыкларын куллану институтының директор урынбасары Дмитрий Иванов.

Эксперт фикеренчә, чүп яндыру заводы проекты нигезендәге прогрессив технологияләр, дөрес кулланган очракта, тирә-юньгә һәм кешеләргә зыянны аз салачак. Чүплек проблемаларын хәл итү өчен чүп яндыру заводлары кулланылган илләрдә яшәүчеләр дә бу фикерне хуплый.