Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан язы: эреп беткән кар, югары температура һәм корылык куркынычы

Казанда кар бик тиз эреп бетте, тротуарлар һәм юллар кипте, гәрчә кыш бик карлы булган иде. Климатологлар һәм аграрийлар белән бергә Sntat сайты моның ни өчен шулай килеп чыгуын, язның ниндирәк булачагын һәм 100 ел элек Идел буенда ачлык китереп чыгарган корылык яныймы-юкмы икәнен ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
Казан язы: эреп беткән кар, югары температура һәм корылык куркынычы

Хәзерге вазгыять

Әле күптән түгел генә Казан аклы-каралы пычрак кар өемнәренә күмелеп утыра, ә җәяүлеләр тротуарлардагы кар боткасын ерып йөриләр иде. Әмма санаулы көннәр эчендә кар эреде һәм урамнарда шактый корытты. Шәһәр читендәге хәлләр әлегә ул кадәр сөенерлек түгел: кар күп, кар эрегән урыннар күренми. Экспертлар фаразлавынча, анда киләсе атнада гына «боз кузгалачак».

Чагыштыру: КФУ метеостанциясендә әйтүләренчә, соңгы елларда Казанда карның соң эрүе 5 майда теркәлгән. Ә узган ел кар иң иртә эрегән ел булган — инде 18 февральдә үк кар калмаган.

Узып киткән кыш бик катлаулы булды: явым-төшем гадәттәгедән күбрәк (нормадан 20 процент чамасы күбрәк) яуды, ә кар катламы биеклеге 2019-2020 елларга караганда ике мәртәбә биегрәк иде. Казан урамнарыннан 1 млн тоннага якын кар җыелган, ә узган кыштагыга караганда өч тапкырга күбрәк.

Кар ни өчен шулай тиз эреде?

Температура югары булганда һәм яңгырлар яуганда кар бик тиз эри. Татарстан Гидрометеорология үзәгенең гидрология бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов аңлатканча, апрель башында көндез һәм төнлә уңай температура урнашты, өстәвенә, яңгыр да күп яуды.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтүенчә, ноль градустан тотрыклы күчеш (5 көн дәвамында көнлек температура 0 градустан югарырак булу) быел иртәрәк — 26 мартта ук башланган. Гадәттә, бу чор 31 март — 2 апрель аралыгында була.

Шулай ук экспертлар шәһәрдә кар тизрәк эри дип белдерә: кара асфальт, соры биналар, караңгы төстәге түбәләр булгач, җылыну күпкә тизрәк бара.

Киләсе көннәрдә нинди һава торышы булачак?

Синоптиклар әйтүенчә, җомга һәм шимбә көннәрендә апрель аенда яварга тиешле явым-төшемнәр нормасының өчтән бере (10 мм дан күбрәк — бер квадрат метрга 10 литр) явып бетәчәк. Яңгырлы ике көннән соң, кояшлы һава торышы булачак, ә якшәмбе көнне һава температурасы 12, ә сишәмбе көнне 18 градуска кадәр күтәреләчәк. Киләсе 10 көндә температура нормадан 4 градуска югары булачак. Җәйге һава торышы (көндез 15 градустан югарырак) урнашачак дияргә була.  

Майда һава торышы нинди булачак?

Россия Гидрометеорология үзәге майда һава температурасы нормада, ә явым-төшемнәргә кытлык булачак дип фаразлый.

«Антициклон һәм югары басым йогынтысында явым-төшемнәр җитәрлек булмый, әгәр шулай була калса, температура нормадан югары булырга тиеш. Ләкин озак вакытка ясалган фаразлар бары тик 50-60 процентка гына аклана. Майга һава торышы фаразлары бер төрле генә түгел», — диде Юрий Переведенцев.

Йөз ел элек булган ачлык куркынычы яныймы?

100 ел элек Идел буена коточкыч корылык килә һәм бу 5 миллионга якын кешенең гомерен өзгән ачлык китереп чыгара. Ул вакытта кайбер территорияләрдә җыелган уңыш чәчелгән орлык күләменнән артмаган. Тарихтан билгеле булганча, яңа төзелгән Советлар иле җитәкчеләренең сәяси һәм административ карарлары шундый нәтиҗәгә китерә. Ләкин хәзер майда явым-төшемнәр кытлыгы турында сүз чыккан икән, бер гасыр элек булган афәт быел кабатланмасмы?

Экспертлар корылык ихтималы аз дигән фикердә: бездә шактый күп кар запасы тупланды, апрельдә яңгырлар да күп яуды, шуңа күрә туфрак җитәрлек дәрәҗәдә дымланган һәм җәйгә кадәр кибәчәк.

Игенчеләр фикере

Аграрийлар да моның өчен тыныч. Фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров фикеренчә, әгәр авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чәчү әйләнешен төгәл үтәсә, шулай ук көзен туфракны тирән алып йомшартса һәм кышын кар тотса, су ерганакларга агып бетмәячәк.

ПСХК «Ембулатово» оешмасының икътисад буенча директор урынбасары Алмаз Фәсхетдинов та быел үз хуҗалыгы өчен корылык куркынычы күрми. Өстәвенә, борчулы фаразлар булганда, фермерлар туфракның торышын үзләре көйли ала.

Сүз уңаеннан. Республиканың кайбер районнарында (Ютазы, Баулы, Азнакай районының кайбер басуларында) авыл хуҗалыгы эшләре, аерым алганда ашлама кертү башланган инде. Әмма җирләрнең күп өлеше әле кар астында ята.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100