Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбиләр чуагы күпмегә сузылачак һәм кыш «алсу» булачакмы?

Татарстан башкаласында быел көзен нинди һава торышы булачак, беренче салкыннарны һәм карны кайчан көтәргә? Бу хакта «Татар-информ» язмасында.

news_top_970_100
Әбиләр чуагы күпмегә сузылачак һәм кыш «алсу» булачакмы?
Михаил Захаров

Сентябрь 145 еллык «җылы» рейтингының 13нче урынын алды

Сентябрьдә Казанда уртача айлык температура 13,9 градус булды, бу нормадан ике градуска югары. Ай җылы гына түгел, коры да булды. Башкалада сентябрь аенда якынча 200 мм явым-төшем булды, бу норманың нибары 38 процентын гына тәшкил итә. Шәһәрдә нибары биш тапкыр яңгыр яуды.  

«Сентябрьнең беренче һәм соңгы декадалары бик җылы булды. Беренче ун көнлектә көнлек температура нормадан 2,7 градуска, өченче декадада 2,8 градуска югары булды. Иң җылы көн 1 сентябрьдә булды, ул көнне термометр баганалары 31,9 градуска кадәр күтәрелде. Иң салкын көн исә 24 сентябрь булды, көндез нибары 5,1 градус җылы иде», — дип сөйләде КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова.

Спикер китергән мәгълүматларга караганда, сентябрь аенда Казанда туфракта кырау төшүләр күзәтелмәгән. Узган сентябрь 1875 елдан бирле Казанда метеокүзәтүләр тарихында җылылык буенча лидерлар рейтингында 13нче урынны алган. Иң җылы сентябрь 1938 елда булган, ул вакытта уртача айлык температура 16,5 градусны тәшкил иткән. Иң салкын сентябрь 1884 елда булган һәм уртача температура 7,2 градусны тәшкил иткән. Ә 1938 елда иң коры сентябрь була һәм ай дәвамында нибары 5 мм явым-төшем була.

Әбиләр чуагы кимендә ике атна дәвам итәчәк

Синоптиклар фаразлары буенча, Казанда әбиләр чуагы бу атна ахырына кадәр барачак. Бу якшәмбедә һәм дүшәмбедә температура сизелерлек төшә башлаячак.

«Сентябрьнең соңгы декадасындагы һава торышын безнең территориядә урнашкан киң антициклон билгеләде. Безгә чыннан да әбиләр чуагы килде: көндезге температура - 20, ә төнгеләре 5 градус. Тулаем алганда сентябрьдә уртача айлык температура нормадан 1,5 градуска югарырак булды. Явым-төшемнәргә килгәндә исә, алар 24 мм булды, бу нормадан ике мәртәбә кимрәк», — диде КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология атмосферасы кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Ул әйткәнчә, әбиләр чуагы 23 сентябрьдә башланды һәм инде атнадан артык дәвам итә, тулаем алганда ул ике атнага сузылачак. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, якшәмбедән башлап Казанда суыта башлаячак. Безгә салкын фронт килә. Әмма салкыннар кыска вакытлы һәм явым-төшемнәрсез булачак. Ә киләсе атнада әбиләр чуагы дәвам итәргә мөмкин, дип саный Юрий Переведенцев.

Октябрьнең беренче декадасы җылы булачак

Хәзер Казанда көнлек температура нормасы якынча 8,5-9 градусны тәшкил итә. Әмма чынлыкта ул нормадан 4-5 градуска югары. Киләсе декадада шәһәрдә шулай ук җылы көтелә. Юрий Переведенцев мәгълүматларына караганда, бу көннәрдә уртача температура нормадан 4 градуска югарырак булачак. Сентябрь ахырында һәм октябрь башында шәһәрдә уңайлы температура фоны булыр дип фаразлана.

Беренче салкыннар

Мәдинә Шәрипова китергән мәгълүматларга караганда, узган елның сентябре аномаль салкын булды, уртача көнлек температураның 10 градустан күчүе 19 сентябрьдә үк теркәлгән булган. Узган ел туфракта беренче кырау 24 сентябрьдә үк төшкән. 2019 елның октябре киресенә җылы булды, узган елда Казанда туфракта беренче кырау һәм һавада салкыннар 30 октябрьдә булган. Әмма быелгы сентябрь җылылык буенча рекорд ясый.  

«Климатик исәпләүләр буенча, Казанда сентябрьнең өченче декадасында була торган салкыннардан соң, гадәттә, уртача көнлек температура 10 градустан түбән төшә башлый, шулай итеп һава суына һәм көз җитә. Кайвакыт туфракта кырау төшү иртәрәк тә булгалый. Узган елларда -4…-5 градуслы интенсив кыраулар 10 октябрьдә күзәтелгән иде. Әмма бу көздә мондый күренешләр күзәтелми», — диде Юрий Переведенцев.   

Казанда уртача көнлек температураның «нольдән» үтүе гадәттә 30 октябрьдә — 2 ноябрьдә башлана. Әмма соңгы елларда җылыну күзәтелә. Шәһәрдәге метеостанцияләр мәгълүматларына караганда, хәзер яз иртәрәк, ә көз соңрак башлана икән.

Беренче кар

Узган елда беренче кар бөртекләре 24 сентябрьдә үк күренгән иде. Нормада исә алар октябрь башында гына ява башлый. Гадәттә, тотрыклы кар катламы ноябрьдә барлыкка килә.  

«Уртача көнлек температура -5 градустан күчкәч, башкалада бу гадәттә 19-22 ноябрьләрдә була, тотрыклы кар катламы урнаша. Һәм бездә чын кыш башлана», — диде Юрий Переведенцев.

Ә бер ел элек беренче кар кышның беренче көненә туры килде. Кар төнлә ява башлады һәм 1 декабрьдә көне буе дәвам итте. КФУ метеостанциясе мәгълүматларына караганда, ул вакытта 5,4 мм кар яуган, кар катламы 8 мм биеклектә булган.

Кышкы чорга һава торышы фаразлары

Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Казанда октябрьдә уртача айлык температура нормадан 1,5 градуска югары булачак. Ноябрьдә дә нормадан бераз югары булыр дип көтелә. Декабрьдә һәм гыйнварда температура нормада, ә февраль һәм мартта кабат нормадан югары булачак.

«Казан-Университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, Казанда 30 еллык чорда уртача айлык температура һәм явым-төшемнәр түбәндәгечә:

Октябрьдә -4,2 градус һәм 48 мм;

Ноябрьдә -2,7 градус һәм 53 мм;

Декабрьдә -8,3 градус һәм 55 мм;

Гыйнварда -12,2 градус һәм 50 мм;

Февральдә -10,6 градус һәм 40 мм;

Мартта -4,2 градус һәм 34 мм.

Казанда кыш нинди булачак?

Узган елгы аномаль җылы кышны метеорологлар «алсу» кыш дип атады. Ни өчен «алсу кыш»? Чөнки фаразлар картасы алсу төскә буялган иде. Бу температураның нормадан бераз югары булуын дәлилли. Кыш аномаль җылы иде, бу экстремаль хәл булды, дип искә ала Переведенцев.

«Хәзер глобаль җылыну күзәтелә, гадәттә бу кышкы-язгы чорда була. Быелгы кыш нормада яки аннан бераз югары булыр дип көтелә. Әмма моның озак вакытка ясалган фараз булуын һәм аның чынга ашу ихтималы 60-70 процентны тәшкил итүен онытмаска кирәк. Салкынайту тенденциясе юк. Быелгы кыш та аномаль булырга мөмкин», — диде КФУ профессоры.

Киләсе кышта температура төшеп-менеп уйнарга мөмкин дип саный спикер. Юрий Переведенцев сүзләренчә, явым-төшемнәргә килгәндә исә, «уңай климатик тренд, кышкы явым-төшемнәрнең арту тенденциясе күзәтелә, әмма ел елга туры килми».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100