Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Температура үзгәрешләре, әбиләр чуагы: Татарстанда көзен нинди һава торышы булачак?

Узган җәйнең климатик үзенчәлекләре, шулай ук сентябрьгә һәм булачак уңышка фаразлар турында «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Температура үзгәрешләре, әбиләр чуагы: Татарстанда көзен нинди һава торышы булачак?
Михаил Захаров

Яңгырлы август

Узып киткән август алдан ясалган фаразларны акламады. Уртача айлык температура 17,8 градус булды, бу нормага туры килә. Ә менә явым-төшемнәр күләме узган айда нормадан өч тапкырга артыграк булган. КФУ метеостанциясе мәгълүматларына караганда, шәһәрдә 174 мм явым-төшем булган, бу сан 145 еллык метеокүзәтүләр тарихына кереп калачак.

«Быелгы август иң яңгырлы ай булып тарихка кереп калды: айлык нормадан (60 мм) 270 процент яңгыр яуган. Бу рейтингта икенче урында 1941 елның августы тора, ул вакытта 164 мм дым булган. Бу ике ай — рекордсмен», — диде КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова.

Спикер мәгълүматларына караганда, узган айда иң эссе көн 6 августта булган, бу көнне Казанда термометр баганалары 31,9 градуска кадәр күтәрелгән. Ә 18 август иң салкын көн булган, көндез термометр баганалары нибары 7,9 градус җылылык күрсәткән. Айның беренче декадасында температура нормага якын, икенчесе нормадан өч градуска түбән, өченчесе нормадан ике градуска югары булган.

«Августта һава торышы тотрыклы булмады. Беренче декадада уртача температура — 19,5, икенчесендә — 14,6, ә өченчесендә 18,7 градус булды. Димәк, ай уртасы бик салкын, ә ай башы һәм ахыры җылы булды», — диде профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Россия Гидрометеорология үзәгенең озак вакытка ясалган фаразларына караганда, Казанда җәйнең соңгы аенда уртача температура нормадан бер градуска югары булырга тиеш иде, шулай ук явым-төшемнәрнең җитмәве дә көтелгән иде. Димәк, бу фараз акланмады. Августның соңгы көннәренә килгәндә исә, ул бик эссе булды. Күпьеллык күрсәткечләргә караганда, 31 августта уртача температура 15,6 градус булырга тиеш. Ә чынлыкта ул 23 градуска ук җитте.

Белем көнендә — җәйге эсселек

Узган җәйнең соңгы көне һәм 1 сентябрь Татарстан халкы өчен бик эссе булып истә калды.

«1 сентябрьдә шәп һава торышы булды, көндез температура 30 градуска кадәр күтәрелде. Әмма чәршәмбегә каршы төндә салкын фронт килде һәм Казанда һава температурасы кинәт төште. Атна ахырына кадәр көндезге температуралар 19-20 градус булачак», — диде Профессор Юрий Переведенцев.

Декадага һава торышы фаразлары

КФУ профессоры мәгълүматларына караганда, Казанда сентябрьнең беренче биш һәм ун көнендә температура нормадан бер-ике градуска югары булачак. Мондый фараз айның беренче көнендә чын җәйге челләне булдыра. Тулаем алганда, КФУ метеостанциясе мәгълүматларына караганда, Казанда айлык температура 11,8 градусны, ә явым-төшемнәр күләме 51 ммны тәшкил итә.

Айлык фаразлар

Россиядә көзнең беренче аенда температура бер-ике градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта онлайн-режимда узган матбугат конференциясендә Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфальд әйткән иде.

«Идел буенда сентябрьдә температура нормадан югары булачак, әмма ул гел бер төрле генә булмас. Татарстанда алдагы биш көндә температурада 25-30 градустан 20-23 градуска кадәр сизелерлек үзгәрешләр булачак. Атнаның икенче яртысында явым-төшемнәр булачак. Гомумән, Татарстанда сентябрь аенда явым-төшемнәр аз булыр дип фаразлана. Уңайлы һава торышы көтелә, әмма температура уйнаячак», — диде спикер.

Шул ук вакытта, илнең күпчелек төбәкләрендә явым-төшемнәр нормада булыр дип фаразлана. Вильфальд искәрткәнчә, киләсе җиде көнгә ясалган фаразлар гына ышанычлы булып санала. Шуңа күрә безнең төбәктә ай ахырында нинди һава торышы булачагын төгәл билгеләү авыр.

Агымдагы ел иң җылы еллар бишлегенә керәчәк

Әгәр ил буенча узган җиде айдагы уртача температураны алсак, быелгы ел 2016 елдан кала икенче урынны алып тора. Мөгаен, ул метеокүзәтүләр тарихындагы иң җылы еллар бишлегенә керер.

«Быелгы ел иң җылысы булачакмы, юкмы? Америка һәм Европа белгечләре бәяләмәләренә караганда, быелның иң җылы ел булу ихтималы 36 процент, ә аның беренче яки икенче урынны алу ихтималы — 75 процент. Елның иң җылы еллар бишлегенә керү ихтималы — 95, ә унлыкка керү ихтималы 99,9 процентны тәшкил итә», — диде Вильфальд.

Эксперт әйтүенчә, узган җәйдә бөтен ил буенча температура нормадан югары булган. Бигрәк тә төньяк төбәкләрдә эссе булган. Россиянең Европа территориясенең көньягында — Ростов өлкәсендә, Краснодар краенда һәм Ставропольдә, шулай ук Түбән Иделдә — Әстерханда һәм Волгоград өлкәсендә дә зур аномалияләр күзәтелде.

Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе аңлатканча, глобаль җылыну кеше цивилизациясе эшчәнлегенә һәм антропоген факторларга бәйле.  

Икмәккә бай ел

Метеорологлар авыл хуҗалыгы өчен дә яхшы фараз белән сөендерде. Агымдагы елда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы яхшы булыр дип көтелә. Ә менә бәрәңге уңышы мактанырлык булмаска мөмкин.

«Быел бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы бик мул булачак. Кузаклы культураларны тулай җыю буенча агымдагы ел өченче булырга мөмкин. Элек Советлар Союзында шундый уңыш җыя идек, 2017 елда рекорд булды, соңгы елларда бөртекле культураларны тулай җыю тенденциясе булган иде», — диде Роман Вильфальд.

Бәрәңге уңышының аз булуын спикер начар һава шартларына бәйләп аңлатты. Җәй көне көньяк районнарда корылык булды, ә башка күпчелек төбәкләрдә көчле яңгырлар күзәтелде.

Әбиләр чуагы кайчан булачак?

Әбиләр чуагы кайчан киләчәк? Бу сорау җәйге яллардан кайткан кешеләрне көз башында гел борчый. Бу күренеш тотрыксыз икән.

Әбиләр чуагы — көннәр бозылып алганнан соң килә торган әйбәт һава торышы. Әлегә һава торышы бозылмады.

«2018 һәм 2019 елларда әбиләр чуагы булмады дияргә мөмкин, бары тик җәй 1 сентябрьдә үзенең вакыт чиген узып дәвам гына итте. Узган елда 15 сентябрьгә кадәр, ә өченче ел 22 сентябрьгә кадәр сузылды», — диде Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе.

Якын арада Татарстанда һава торышы әйбәт булачак, чөнки антициклон циркуляция бара. Бу кояш күп булачак дигәнне аңлата.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100