Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эчми, тартмый, хатынын кыйнамый»: бер ир-ат миллион сум өчен атасын һәм бабасын үтергән

news_top_970_100
«Эчми, тартмый, хатынын кыйнамый»: бер ир-ат миллион сум өчен атасын һәм бабасын үтергән
"Татар-информ" архивы

Ленинград өлкәсендә 35 яшьлек Михаил (исемнәр үзгәртелә) 59 яшьлек атасы Виталий белән 87 яшьлек бабасы Григорийны үтергән, дип шикләнәләр. Михаил беркайда эшләми. Аны тоткарлаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Гаилә Орлино авылындагы бакча йортында ял итә. 18 майда Виталий белән Григорий югалу турында полициягә хәбәр килә. Михаил туганнарын эзләү турында социаль челтәрләрдә яза. Имеш, атасы белән бабасы маршруткага утырып киткән, телефонга җавап бирмиләр. «Лиза Алерт» волонтерлары да эзләүгә кушыла.

«Виталийның хатыны читкә киткән. Шуңа күрә волонтерлар белән полиция Михаил сүзләре буенча эшли. Аның сүзләренчә, 18 майда атасы белән бабасы күрше авылга хастаханәгә җыена. Машиналары кабынмагач, тукталышка китәләр. Аннары аларны күрүче булмый», – дигән «КП» чыганагы.

24 майда кич белән оперативниклар Михаилдан күрсәтмәләр ала. Ул алдаган, туганнарын үзе үтергәне билгеле була.

«18 майда Михаил пенсионерның картасыннан миллион сумнан артык акча ала. Урлау турында белмәсеннәр өчен, ул үтерүгә керешә. Корбаннарының башына берничә тапкыр суга, мәетләрне Ленинград өлкәсе чигеннән алып чыга. Аннары эзләүдә катнашкан булып йөри», – дигән редакция чыганагы.

Берничә тапкыр сорау алгач, Михаил адвокат яллый, күрсәтмәләрен үзгәртә. Михаилның бер туганы исә юрист белән аралашкан, ул ир-атның гаебе төгәл дәлилләнмәгән дип саный. Туганнары Михаил турында «бик тыныч» дип искә ала. «Эчми, тартмый, хатынын кыйнамый. Компьютерда уйный», – диләр.

«Ул чыннан да бик тыныч кеше. Ике илдә яши, Петербургта, Нарвада була. Бурычлары да юк. Соңгы елда волонтер булып, Донбасска ярдәм илтә. Рәсми рәвештә эшләми», – ди аның дусты.

Михаилның анасы һәм абыйлары комментарий бирә алмый. «Әни истерикада, ул сөйләшә алмый», – диләр.

Әгәр бу ир-атның гаебен расласалар, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100