news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эчкен авылы фаҗигасенә багышлап: «Җир ананың үпкәләре яна, үткәннәре яна, киләчәге»

news_top
Эчкен авылы фаҗигасенә багышлап: «Җир ананың үпкәләре яна, үткәннәре яна, киләчәге»

Курган өлкәсендәге татар авылы – дистә йөз еллык тарихы булган, меңнән артык кеше яшәп яткан Эчкен авылын (хәзер Йолдыз дип йөртелә) ялкын бөтенләй диярлек йортларсыз калдырып, җирен кара корым итте. Янгынның корбаннары да бар. Шагыйрь Булат Ибраһим әлеге татар авылының фаҗигасе турында шигырь язган. 

Җир ананың үпкәләре яна,

Үткәннәре яна, киләчәге.

Көл астыннан гөлләр шытып чыкмас,

Ишетелми янгын бетәчәге.

Безнең аңны күптән төтен басты,

Төтен яулый кала-шәһәрләрне.

Һава җитмәс булыр инде тиздән,

Тын кысылыр, буып яшәүләрне.

Яңгыр телик, әйдә, бергәләшеп

Яңгыр сорыйк, таләп итик яңгыр.

Янгын чорнап алды илебезне,

Бу дөньяда әле кеше бардыр?

Бу дөньяда кеше исәндер бит?

Җир ананың үпкәләре яна.

Тамчылардан яңгыр булыйк, әйдә,

Буыла бит газиз Җир-Ана.

©Булат Ибраһим

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар