Эчкече кызы: «Әти аркасында кияүгә чыга алмадым»
Бу хикәяне «Интертат»ка 50 яшьтән узган апа сөйләде. Аның сүзләренчә, ул гомере буе спиртлы эчемлекләр белән мавыгучыларга карата нәфрәт хисе белән яши. Шуның аркасында ул үзенә тиң ирне дә очрата алмаган. Үзенең бәхетсезлегендә ул эчкече әтисен гаепли.
Без гаиләдә 5 бала идек. Бишебез дә кызлар. Әни – хуҗабикә, ә әти авыл советында эшләде.
1975 елда берсе берәр йомыш белән килсә, акчалата түгел, ә аракы белән рәхмәтен әйтә иде. Шуңа күрә безнең әтиебез атнасына дүрт көн исерек булды. Калган көннәрдә аңа документларны имзалау өчен аек булырга кирәк иде.
Эштәгеләр аңа сүз әйтмәде. Шул рәвешле аларга урлашырга җайлырак булды. Эштә әти бөтен кешегә ачык йөз күрсәтә дә, өйгә кайткач, бөтен булган «җеннәрен» гаиләсенә чыгара.
Бусагадан атлый да, беренче сүзе: «Ашарга кая?» Аннары әнкәй алдына бер тәлинкә аш, үзе пешергән икмәк, чөгендер салаты куя. Әтинең иң яратып ашаган ризыгы – сарык ите.
Аның холкы шул кадәр кырыс, хәтта: «Нәрсәгә безгә мәче үстерергә? Сарык бәрәне үскәч, аны ашап була», – дия торган иде.
Күпме үземне хәтерлим, әти исерек чагында гел башын югалтканчы эчте. Бөтенебезне куркытып, өйдән куып чыгара иде. Мин биш кызның бишенчесе булгач, ул миңа нигәдер тимәде. Әнкәйгә ул эт кебек ыргыла иде. Хәтта кулын йодрыклап: «Сугам!» – дип ыргылып, мич тирәли куып йөрде. Ул вакытта бүрәнә йортларда өй уртасында мич тора иде. Анда без итекләрне киптерә идек, ә әткәй шуның өстендә йокларга яратты.
Әти аның артыннан кугач, әни гел ишек төбендә яткан шәлне эләктерә дә урамга чыгып йөгерә иде. Өйдә аның төпчек кызы – мин һәм әти кала идек.
«Кызым, әйдә кроссворд чишәбез», – дип, үз янына дәшеп алып, икәүләшеп утыра идек. Ул һәрвакыт минем белемгә соклана иде. «Кемгә охшап син шундый булдың соң? Әниеңнең бер белеме юк», – ди иде.
Әнине яклап, әтигә каршы сүз әйтергә курка идем. Хәзер менә әйтмәгәнемә үкенәм. Әниебез безнең тарафтан яклауга мохтаҗ булуын әле генә аңлыйм.
Хатыны һәм балалары урамда салкында басып торганны белеп, әти ничек тыныч күңел белән өйдә утыргандыр. Эчкәч, бөтен кешелеклелек сыйфаты юкка чыга иде. Әниләрнең күршегә кереп торган чаклары да булды, әмма гел күршегә керү дә оят бит.
Төн уртасы җиткәч, әти: «Әниең кайда?!» дидем мин сиңа!» – дип дорфа итеп кычкыра башлый иде.
Ә мин чын күңелемнән, аңламыйча, беркатлылыгым белән: «Нәрсәгә соң сиңа әнкәй?» – дип сорый идем. Әти шул вакытта көлемсерәп: «Үскәч аңларсың нәрсәгә икәнне!» – диде.
Тормыш аннары аңлатты инде. Әмма анысы мөһим түгел.
Әти йокыга киткәч, мин әниләрне эзләргә барам. Эх, хәзерге кебек телефоннар булсамы! Бернинди элемтә юк. Гаиләмнең кая посканын да белмим.
Апалар авылга да бик сирәк кайта иде. Кайтсалар да, әнине сагынып кына.
Кыскасы, әтинең бөтен юләр чагын мин күрдем. Ул вакытта, хәзерге сыман, хатыннар ирләреннән бик җиңел китми иде. Аерылган хатын булу – ул оятларның ояты булып саналды. Шуңа күрә күп хатыннар ирләре тарафыннан кыерсытылып яшәде.
Әтинең аеруча кырыс булган чагында, әни тәрәзәдән карап, аңа күренмичә генә, безнең арттан күзәтә иде.
Мин аңа: «Барысы да әйбәт», – дип башны селкедем. Андагы «Менә-менә очып чыгам!» дип типкән йөрәк, андагы каткан бәгырь, андагы борчылулар! Кыш айларын да шуның өчен яратмадым.
Аларның салкынга чыгып китүләре үзәкне өзде. Үземне хәтта гаепле итеп санадым. «Нишләп мин генә җылыда утырырга тиеш? Нишләп мин дә урамда түгел?» – дип.
Исерек әти белән күзгә күз карашып калу – ул явыз этне сыйпаган төсле. Беркайчан да аның сиңа кайчан ыргылганын белмисең. Ә ул, теләсә, бик теләп ыргыла ала. Шул мизгелдән куркып үстем мин.
Әнием озак яшәмәде. Яман шеш авыруыннан дөнья куйды. Бөтен чирләр стресстан килә, диләр бит. Аның үз башыннан кичергәннәре эзсез узмагандыр. Әнием урын өстендә ятканда да әти туктаусыз эчте. Янәсе, бик кайгыра, бик борчыла. Яткан җиренә килеп: «Бәрәкәтсез булдың», – диде. Әнинең соңгы вакытларында шул сүзләрне генә ишетәсе килгәндер инде...
Үсеп җиткәч, гомер буе спиртлы эчемлекләр эчмәгән егеткә кияүгә чыгарга хыялландым. Ә андыйлар юк иде. Эчкән кешене күргәч, йөрәгем тыныч булмады. Андый кешегә карата бернинди дә ихлас хисләр кичерә алмадым. Я үзенә: «Күземнән югал!» – дияргә туры килде, я үзем кая да булса качтым. Шуңа күрә дә мин кияүгә чыкмыйча калдым. Булмады бит. Ходай насыйп итмәде.
Әтием гомере буе эчсә дә, озак яшәде. Ә берничә елдан олы апам безнең авыл егетенә кияүгә чыкты да мәктәпкә укытучы булып кайтты. Әтигә ашарга ул пешерде. Көн саен аңа ашлар пешереп илтә иде.
Бүген миңа 50 яшь. Һәм мин үземне иң ялгыз кеше итеп хис итәм. Балачагымны уйлап, үткәннәрне оныта алмыйм.