Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эчке органнары ярылган». Вәхши ир элеккеге хатынын бер тәүлек буена кыйнаган

news_top_970_100

Новосибирск шәһәрендә яшәүче ир-ат элеккеге хатынын скотч белән бәйләп куйган һәм 1 тәүлек буена кыйнаган. Хатынның эчке органнары ярылган, бик күп урыннары имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

8 февральдә кич белән ир-ат элеккеге хатыны фатирына кунакка килә. Алар бергә хәмер эчә, аннары ир ишекне бикләп куя һәм хатынның аяк-кулларын скотч белән бәйли.

«Бер тәүлектән артык ир-ат бәйләнгән хатынны кыйный. Икенче көнне кичкә таба хатын телефон табып, полициягә шалтырату җаен таба. Урынга килгән хокук саклаучылар ир-атны тоткарлый», – дигән канал чыганагы.

Кыйналган хатынны «ашыгыч ярдәм» белән реанимациягә алып китәләр. Аның эчке органнары ярылган, гематомалар һәм травмалар күп була. Хәзер табиблар аның гомерен саклап калу өчен тырыша.

Ир-атка карата җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100