news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эчке органнары белән тозланган балык хәләлме?

news_top
Эчке органнары белән тозланган балык хәләлме?
Фото: © "Татар-информ"

Эчке органнары белән бергә тозланган балыкны ашарга ярыймы? Шул хакта шәригать ягыннан җавапны Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты матбугат хезмәте сайтында язалар.

«Хәләл» комитеты ачыклык керткәнчә, эчке органнарын алмыйча гына тозлаган балыкны ашарга ярый. Тик бер шарт белән: ашар алдыннан балыкның эчен чистартырга кирәк.

«Бу хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикеренә туры килә. Балыкның эчке органнары аның итенә йогынты ясамый. Шуңа күрә балык үзе чиста була, һәм аны ашау рөхсәт ителә», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар