Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эчке киемнән алып тунга кадәр»: кечкенә ательелардагы тегүчеләр күпме акча эшли?

Зур булмаган ательеларда эшләүче тегүчеләргә һәрвакыт сорау бар. Аларның заказлары берничә көнгә алдан язылып куелган.

news_top_970_100

4нче сыйныфтан тегә башладым, театрда эшләдем

Светлана Спиридонова мәктәптә укыганда тегә башлый, райпода тегүче, Минзәлә татар драма театрында костюмнар буенча рәссам-модельер булып эшли. 2010 елда үзенә эшләргә карар кыла, үз бизнесын ачу өчен грант ала. Соңгы 5 елда Чаллыда яши, «Октябрьский» сәүдә үзәгендә кием ремонтлау белән шөгыльләнә. Аның тегү эшендә эш стажы 27 ел. Тегүче һөнәренә укымаган, тәҗрибәсен практикада алган, белеме буенча ул – шәфкать туташы.

Светлана Спиридонова

Фото: © https://chelny-izvest.ru/

Аның күршесендә Светлана Русенко эшли, ул 8нче сыйныфтан бирле тегә, Чаллыда уку-җитештерү комбинатында укыган. Кайчандыр сәүдә өлкәсендә эшләгән, соңгы 20 елда кием ремонтлау ательесында эшли, аның хезмәткәрләре дә бар. Бизнесын дәүләттән бернинди дә ярдәм алмыйча, үзе үстергән.

Наталия Егорова 4нче сыйныфтан бирле тегә. Балачагында әнисенең пальтосы да, әтисенең күлмәге дә аның куллары аша яңа фасон алган. Үзенә һәм сеңлесенә киемнәр теккән. Үскәч, бөтен гаиләсен киендерә башлаган. 6 ел ул «Тулпар» базарындагы ательеда эшли. Моңа кадәр өйдә тегә, төрле һөнәрләр алмаштыра, хәрби частьтә дә, бензин салу станциясендә дә, кафеда да эшли. Аның профильле белеме юк.

Наталия Егорова

Фото: © https://chelny-izvest.ru/

Вера Горькова 14 ел элек «Арзан» сәүдә үзәгендә үз ательесын ачкан, тегү эшендә ул 19 ел. Мәктәптә хезмәт дәресләрендә II разрядлы тегүче булуы турында сертификат ала, аннары бу юнәлеш буенча һөнәри белем ала. Өйдә, гаиләсе өчен генә тегәргә теләгән булса да, хәзер ул кешеләргә кием ремонтлауда ярдәм итә.

Вера Горькова

Фото: © https://chelny-izvest.ru/

Соңгы елларда эш артты

Ательедагы тегүчеләр «эш юк» дип беркайчан да зарланмый, соңгы елларда исә эшләре тагын да арткан. Күпләр хәзер киемнәрне интернеттан сатып ала, аннары аларны үзләренә яраклы итеп тарайтырга яисә кыскартырга туры килә, менә алар шуларны тегүчеләргә алып килә.

«Интернет аша алынган киемнәрнең күбесен үзгәртергә кирәк. Тиешле размер күрсәтелсә дә, чынлыкта, ул зур яки кечкенә булып чыга. Без аларны тарайтабыз яисә киңәйтәбез. Размерлар төрле: Кытайда алар бер төрле, Төркиядә – икенче, Россиядә – өченче. Мин кайвакыт: «Безнең Кытай белән килешүебез бар. Алар начар тегә, безгә дә эш күп була», – дип шаяртам. Безгә алып килгән киемнәрнең күпчелеге нәкъ менә шунда тегелгән», – ди Русенко.

«Бик күпләр чалбар алып килә – хатын-кызлар, ирләр һәм балаларныкын да. Аларны гипотетик модель буенча тегәләр, әйтик, хатын-кызлар өчен 170-175 сантиметрга, ә чынбарлыкта хатын-кызларның күпчелегенең буе 160-165 см. Яки пиджакларны кыска җиңле һәм киң итеп тегәләр», – дип сөйли Спиридонова.

«Тукымаларның сыйфаты да начар якка үзгәрде. 40 ел элек тегелгән пиджакны үзгәртеп тегәргә китергәндә, ул вакыттагы тукымаларның никадәр тыгыз, сыйфатлы һәм табигый булуын күреп шаккатасың. Хәзер исә безгә китерелгәннәрнең 20 проценты гына яхшы составлы, мамык, җитен, йон, кашемир. Хәзерге әйберләр тиз туза, ертыла, клеенка сыман һава үткәрми», – ди Вера.

Билгеле, тегүчеләргә күпчелек базарларда яки интернет-кибетләрдә сатып алынган һәм билгеле бер бәя категориясендә булган әйберләрне китерәләр. Халыкның сатып алу мөмкинлеге түбән, шуңа күрә алар сыйфатсыз тукымалардан, арзан фурнитуралы, очсыз әйберләр сатып ала.

«Замоклар, төймәләр тиз ватыла. Шундый эшләр күп», – ди Наталия.

Аларга ремонтлау өчен кыйммәтле әйберләр дә – 50 мең сумлык пиджаклар яки 200 мең сумлык туннар да китерелә икән.

«Беренче вакытларда аларга тотынырга курка идек», – ди Егорова.

Тегүчеләр вак кешеләрне яратмый

«Безгә Советлар чорында сатып алынган әйберләр белән күп кенә пенсионерлар килә. Алар яраткан әйберләреннән аерылырга теләми, ә яңасына акчалары җитми. Без аларның хәлләренә керергә тырышабыз – кайсыдыр җирен яңартабыз, кайсыдыр җирен тарайтабыз. Өлкәннәр өчен ташламаларыбыз бар, әгәр алар ательега килә алмаса, вакытны җайлап, әйберләрен өйләренә китереп бирәм», – дип сөйли Светлана Русенко.

Тегүчеләр бик нык тузган, пычрак әйберләрне алмыйлар, эшләре бик күп булганда да заказларны кире кагалар. Сатулашкан һәм артык вак кешеләрне яратмыйлар.

«Бездә сезоннар арасында эш күп була: җәйдән көзгә кергәндә – ремонт, мәктәп формасын тегү, укытучы әйберләрен кыскарту яки тегү. Шулай ук бу вакытта замокларын алмаштыру яисә җиңнәрен кыскарту өчен курткалар китерәләр. Кышкы кием белән дә шул ук хәл кабатлана. Кышкы вакытта, ремонт өчен туннар китерәләр. Яңа ел һәм чыгарылыш кичәләре алдыннан тарайту, киңәйтү, кыскарту өчен күлмәкләр күп була. Җәй көннәрендә, кешеләр ялда булганда, эш аз була. Ай дәвамында караганда, ай башы яисә ахырында эш күбрәк була, чөнки кешеләр хезмәт хакларын һәм пенсияләрен шул вакытта ала», – дип, үз күзәтүләре белән уртаклаша Светлана Спиридонова.

Тегүчеләр көненә күп вакыт таләп итә торган 5 эш башкара ала, ә чалбарны кыскарту, тарайту кебек эшләр 20ләп башкарылырга мөмкин, алар өчен уртача 15-20 минут вакыт китә.

Бәяләр

Бер юл тегү, тишекне ямау 100 сум тора, замокны алмаштыру – 400 сумнан 800 сумга кадәр, чалбарны кыскарту – 200 сумнан 400 сумга кадәр. Заказ стандарт булмаганда, бәясе дә күбрәк. Мәсәлән, Вера купшы туй күлмәген кыскарткан өчен 5 мең сум алган, Наталия фотозонаны бизәү өчен 1 көн эчендә ясарга кирәк булган әйберләрне теккән өчен 10 мең сум алган, Светланага баш киемен яңарткан өчен 6 мең сум түләгәннәр.

Алар айга уртача 30-40 мең акча эшли. Зур бәйрәмнәр булган айларда – 50 мең сум.

Тегүчеләр – иҗади кешеләр, шуңа күрә кайвакыт алар кешеләргә ярдәм итеп, стандарт булмаган чишелешләр дә таба. Натальяга чәчтарашханәдә тап төшкән кыйммәтле җитен күлмәк алып килгәннәр. Ул аны тукымага нота ачкычы рәсемен төшереп яшергән.

Ике Светлана да белорус ярминкәсе урнашкан урыннан ерак түгел эшли, шуңа күрә еш кына аларга, ремонт өчен, җилдән ертылган палаткалар китерәләр икән. Вераның эш күләме аның ательесы урнашкан урынга бәйле, ул базарда урнашкан. Аңа еш кына сатып алынган әйберләрне төзәтү өчен алып киләләр.

«Үзебез өр-яңа киемнәр текмибез, бу отышлы түгел. Ремонттан без күбрәк акча эшлибез. Аннан соң без теккән кием клиентка ошамаска да мөмкин, һәм ул тукыма өчен акчаны кире кайтаруны таләп итәчәк», – ди Вера.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде.

Авторы: Ольга Степанова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100