Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эчтән актарып чыгарган кебек» - табиб коронавирус белән авырганын сөйләде

Тән температурасын 39,9 градустан берничек тә төшереп булмый, ди ул.

news_top_970_100
«Эчтән актарып чыгарган кебек» - табиб коронавирус белән авырганын сөйләде
Владимир Васильев

Калмыкиядә яшәүче табиб-дерматовенеролог Чингис Унгарлинов COVID-19 авыруының катлаулы формасы белән чирләгән. Ул авыруның беренче билгеләре турында «Российская газета» хәбәрчесенә сөйләгән.

Табиб обсерватор җитәкчесе булып эшли. Шунда бер шәфкать туташы коронавирус йоктыра. Биш көннән соң Чингис Унгарлинов ис һәм тәм сизми башлый.

«Мәсәлән, мин шампунь алам һәм исен сизмим, ипи, май, ризык исен бер дә тоймыйм. Бер төрле тәмне дә сизмим», — ди ул.

Шуннан соң Унгарлинов обсерваторда үз-үзен изоляцияләү режимында яши башлый, анализлар тапшыра. Беренче анализы ук уңай нәтиҗә күрсәтә.

Табибка рентген ясыйлар һәм үпкәсенең бер ягында пневмония учагы булуын күрәләр. Кабат рентген ясаганда, үпкәнең ике ягында да пневмония була. Томография белән карагач, табибның үпкәләрендәге тукымаларның 45 процентына зыян килүе ачыклана.

Үпкәләрнең сурәтендә «тонык пыяла», «таш түшәлгән күпер» эффектлары күзәтелә. Бу коронавирусның катлаулы формасы булуын аңлата.

Авырый башлагач, икенче атнада табиб үзен бик начар хис итә, аны үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтыралар. 

«Температура 39,9, ул төшми, аны берничек тә төшереп булмый. Бик авыр иде. Бөтен тәнем сызлады, сөякләрем сынган кебек булды. Сине эчтән актарып чыгарган кебек», — дип сөйли Унгарлинов.

Бер айдан соң табибка кабат тест ясыйлар. Ул тискәре нәтиҗә күрсәтә. Ләкин ул әле хастаханәдә, аңа пневмония авыруын дәвалап бетерергә кирәк.

Чингис Унгарлинов коронавирус ияртмәс өчен киңәшләрен дә бирә. «Беренче чиратта, үз-үзеңне изоляцияләү режимын тотарга кирәк. Кунакка йөрмәгез, туганнарга бармагыз, аларны да кертмәгез. Безнең менталитет шундый инде — кунак килсә, кире куып булмый», — ди ул.

«Мин әнигә дә гел әйтеп торам. Ул кунакларны чәй белән сыйларга ярата. Хәзер андый вакыт түгел, аралашуны бөтенләй киметергә кирәк. Хәзер бит инфекция йоктырган, ләкин бу турыда белмәүче кешеләр күп.

Урамга чыкканда битлек, перчатка, күзлек кияргә кирәк. Күзләрне, битне, чәчләрне тотмагыз, дезинфекцияләү чаралары кулланыгыз. 

Авырый башласагыз, шундук табиб чакырыгыз. Кешенең хәле яшен тизлегендә начарланырга мөмкин. Сәгатьләр, хәтта минутларга гына соңга калсаң да, кешегә ярдәм итеп булмаска мөмкин», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100