Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эчкечелектән арындыручы клиникалар акча “суыра”мы?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

news_top_970_100
Эчкечелектән арындыручы клиникалар акча “суыра”мы?
– Хәзер бәйлелектән коткаручы төрле клиникалар бар. Шундый фикер яши: алькоголизмны дәвалап булмый, клиникалар акча гына “суыра” диләр. Әлеге учреждениеләргә ни дәрәҗәдә ышанып була? Дәвалау күпме вакыт барырга тиеш?
Психотерапевт Гомәр Зыятдинов: - Ни өчен алкоголизм хроник авыру дип атала? Алкоголизм паровоз кебек. Паровоз бара, аның артыннан рельс һәм шпалларны сүтеп баралар. Артка кайтып булмый. Паровозны туктасак та, эчендә күмерләре бар. Аңа аз гына ягулык сипсәң, ул тагын китә дә, арттагы рельс һәм шпалларны тагын сүтәләр. Шуның өчен иң беренче порция керергә тиеш түгел. Нинди дә булса, клиника “Аракыга бәйлелектәкн бөтенләй дәвалыйбыз” дип әйтсә, моңа ышанырга кирәкми. Андый методлар юк. Кешенең “эчәсе аракы эчелде, башка эчәргә ярамый” дигән фикере үз башында булырга тиеш. Шул чакта, һәр клиника ярдәм бирә. Әмма ул эффектны көчәйтеп торырга кирәк. Мәсәлән, гипертониклар гомер буе дару эчәргә тиеш. Шикәр авырулы кешеләр дә шулай. Кеше, гаиләсендә “кодлаштыру” үткән кеше була торып, бәйрәм ясый, өстәлгә аракы куя. Иртән карасалар, “кодлаштыру” үткән туганнары да бозылган. Шуңа күрә, тирә-юньдәге кешеләр дә үзгәрергә тиеш.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100