Эчкечеләр белән торган кешеләр дә эчкече санала һәм аларга куркыныч яный
Эчкечеләр белән торган кешеләр дә эчкече санала һәм аларга куркыныч яный
Алкогольле эчемлекләр кулланучылар янында яшәүче эчми торган кешеләргә дә куркыныч яный. Мюнхендагы терапевтик тикшеренүләр институты галимнәре шул хакта кисәтә. Бу турыда Die Welt басмасына сылтама белән «Известия» сайты хәбәр итте.
Эчми торган кешеләр дә, «пассив тәмәке тартучылар» кебек үк, «пассив алкоголиклар»дан зыян күрә. Мәсәлән, исерек машина йөртүчеләр авария китереп чыгара. Шул вакытта кешеләр дә һәлак була. Исерек кешеләр көчләү гамәлләрен дә ешрак кыла.
Эчә торган аналардан авыру балалар туа. 2014 елда Германиядә 12 меңнән артык бала феталь алкоголь синдромы белән дөньяга килгән. Аларның йөзендә деффектлар була, хәтере начар, үсештә кимчелекләр килеп чыга.
Җәмгыятьтә «пассив эчкечелек» зыяны бәяләп бетерелми, дип аңлаткан галимнәрнең берсе Людвиг Краус.
«Дөньякүләм масштабта алганда, алкогольне чамадан тыш куллану — үлем очраклары һәм сәламәтлек белән проблемалар килеп чыгу ешлыгы буенча дүртенче урында тора. Аерым алганда, эчкечелек онкология авырулары килеп чыгу ихтималын да арттыра», диелгән бу хәбәрдә.
23 мартта Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова илдә хезмәткә яраклы яшьтәге