Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вакыт кемнең хаклы икәнен күрсәтер». Иркә 2 февраль концертында җавап бирәчәк

Җырчы Иркә «Барс Медиа»дагы барган вәзгыятьтә үзен гаепләүләргә 2 февральдә «Уникс»та буласы концертында җавап бирәчәген әйтте.

news_top_970_100
«Вакыт кемнең хаклы икәнен күрсәтер». Иркә 2 февраль концертында җавап бирәчәк
https://www.instagram.com/p/B7K1MDHhZQ4/

Җырчы Иркәнең Инстаграм сәхифәсендә соңгы вакытта үзенә кызык һәм сәер-сәер сораулар бирүләрен, шуңа җавап бирүемне көтәләр, дигән язма урнаштырган. «Дусларым, сездән яшерен әйберем юк, эчемдәге — тышымда. Барлык сорауларга да җавапны 2 февральдә „Уникс“ концертлар залында узачак концертымда ишетәчәксез!», — дигән Иркә.

Әгәр фаразласак, Иркәнең бу язмасы тик торганнан гына килеп чыкмагандыр дигән җирлек бар. Чөнки соңгы көннәрдә татар эстрадасы артистлары арасында «Барс Медиа»да бара торган ыгы-зыгы турында сөйләнә башлады. Моның сәбәпчесе иң элек Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова булды.

Ландыш үзенең Инстаграм челтәрендә «бардак»ка чыдый алмыйча «Барс Медиа»дан китүен игълан итте. Зур ширкәттәге башбаштаклыкта җырчы Иркәнең (Айгөл Миндаровна, ИТ) катнашы барлыгын белдерде һәм аның ширкәтнең яңа җитәкчелеге Динә Гәрәеваны да үз кубызына биетеп торганлыгы турында әйтте.

Ландышка теләктәшлек белдереп, сәхнәдәшләре арасыннан иң беренче булып Ильмира Нәгыймова, аннары Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова

Айгөл Рәхимова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар да чыгыш ясады. Үз Инстаграмм битендә танылган җырчы Айгөл Бариева да ширкәттәге вәзгыять турында фикерен калдырды.

Шунысы кызык, Иркә астына комментарий калдырмасыннар өчен әлеге игъланны инстачылардан яшереп куйган. Тик шулай да үз фикерләрен җырчының икенче фотосы — концертлар афишасы астында калдырганнар.

«Кеше башыннан йөрергә ярамый, барысы да кире кайта»;

«Иркә, сез минем балачактан ук кумирым. Ландыш Нигъмәтҗанованың видеосыннан соң, ышанмадым. Ләкин, кызганычка каршы, башка артистлар да моны исбатлый башлады бит. Нигә сез шундый гамәлләр кылдыгыз?»;

«Концерт белән чыгарга курыкмыйсызмы?»;

«Бер генә артист сөйләсә алдый дип уйларга була, ә бит монда ничәмә ничә кеше киткән шул „Барс Медиа“ дан. Уйланырга кирәк. Дөресен белербез вакыты җиткәч. Иркә турында барысы да дөрес булып чыкса, бик кызганыч булачак», — дип язганнар әлеге хәлләрне күзәтеп баручы инстачылар.

«Кешеләр, туктагыз. Вакыт кемнең хаклы икәнен күрсәтер. Пычрак агызырга кирәкми, тормышта болай да җитә. Ике якның да күңелендә нәрсә икәнен күзалларга да куркам. Гаиләләр дә каза күрә. Балалар хакына булса да туктагыз», — дип язган бер кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100