Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эчем авырта дип уйладым». Бер хатын йөкле булуын үзе дә белмичә бала тапкан

Йөклелек бу хатын өчен сюрприз булып чыккан.

news_top_970_100
«Эчем авырта дип уйладым». Бер хатын йөкле булуын үзе дә белмичә бала тапкан
https://pixabay.com

Түбән Новгород өлкәсендәге Выксунский Үзәк район хастаханәсендә эшләүче шәфкать туташы Елена бер фатирга чакыру буенча килә. Фатирда аны 43 яшьлек хатын көтә. Ул унитазда утырганда бала тапкан һәм ни булганын аңламый да калган. Әлеге хатын үзенең йөкле булуын белмәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«9 июньдә эчем бик авыртты, даруханәгә барып, авыртуны баса торган дару алдым, берничә сәдәф эчтем. Кич белән диванда ятканда нидер акканын тойдым, аннары кан ага башлады. Мин бәдрәфкә бардым, эчемнән нидер унитазга төшеп китте. Ниндидер көпшә эленеп калды, аны Миша (хатынның бергә яши торган ире) кисеп алды», — дип сөйли коты алынган хатын шәфкать туташына.

Шәфкать туташы исә хатынга күз салу белән үк аның бала тудыруын аңлап ала.

Хатын исә йөкле булуын белмәгән, тестлар да ясамаган.

Бала канализациягә төшеп киткән. Аны тикшерүчеләр дә эзләп таба алмаган. Канализация коеларын, якын-тирә йортлар янындагы чүплекләрне карап чыккан, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100