news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эчә торган суның сыйфатын өйдә ничек тикшереп була?

Ак фонда суның бер төсмере дә булмаска тиеш.

news_top
Эчә торган суның сыйфатын өйдә ничек тикшереп була?
https://pixabay.com

Эчә торган суның сыйфатын төгәл итеп ачыклау бары тик лаборатория анализлары ярдәмендә генә мөмкин. Тик шулай да эчә торган суның сыйфатын аңлата торган берничә үзлекне өйдә дә тикшереп була. Бу турыда «Прайм» агентлыгына эксперт-биохимик Мария Кулешова сөйләгән. 

«Төс, болганчыклык кебек кайсыбер факторларны күз белән карап та аңлап була. Суда ис булуын да кеше үзе сизәргә мөмкин. Суның катылыгын күрсәтүче билгеләр дә бар. Бу — савытларга юшкын утыру. Юшкын никадәр тизрәк утырса, су шулкадәр каты дигән сүз», — ди эксперт.

Шулай ук кайсыбер реагентларны сатып алырга мөмкин. Мәсәлән, аквариумдагы суның сыйфатын ачыклый торган тестлар сатыла. Ул суның биш төрле күрсәткечен билгеләргә ярдәм итә. Бу — катылык, кислоталылык, кайсыбер микроэлементлар күләме. Ләкин бу тест йөз процентка төгәл булып бетми.

Су фильтрының ресурсын хисаплау өчен суга лаборатория анализы ясарга кирәк. Ә шешәләрдәге суны төсенә карап тикшерергә мөмкин. Ак фонда суның бер төсмере дә булмаска тиеш, ди Кулешова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар