Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эч пошу – нәрсә ул?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

news_top_970_100
Эч пошу – нәрсә ул?
– Шәфкать туташы булып эшлим, миңа 32 яшь, кияүдә. Инде берничә ел паник атакадан тилмерәм. Соңгы арада хәлем тагын да начарайды, приступлар элек айга 1-2 тапкыр булса, хәзер көнгә 1-2 тапкыр кабатлана. Эшли дә алмыйм, чөнки кечкенә генә көчәнештә дә приступ килеп чыга. Приступлар мин тыныч вакытта да башлана, хәтта нәрсә дә булса эшләргә дип уйласам да.

Психотерапевт Гомәр Зыятдинов: 

– Кешенең йөрәге сикерә, кан басымы күтәрелә, сулыш җитми, күкрәктә авыртулар килеп чыга, тирли. Шуңа өстәп, курка башлый. Үлемнән, акылдан язудан курка. Әмма паник атака – үлемгә китерә торган авыру түгел. Аннан кеше акылсыз да калмый, үлми дә. Әмма бу авыру белән яшәргә кыен. Аны неврологиядә “симпато-адреналовый криз” диләр. Ул – безнең организмның реакциясе. Ул кайберәүләрдә була яки аны кайбер кеше паникага кадәр җиктерми. Кан басымы күтәрелсә, йөрәге кага башласа, ул борчылдым ахры дип уйлый да, тынычланып кала. Тынычлангач, паник атакалар башка кабатланмый. Кеше иң беренче шуны белсен иде, кабатлап әйтәм, бу авыру үлемгә илтми. “Мин хәзер бу куркуны басам” дип үз-үзеңә ярдәм итәргә кирәк. Шул вакытта паник атакалар да азая башлый. Ләкин ул даими кабатланса, табибка – психотерапевтка барырга кирәк. Ул тиешле даруларны язып бирә һәм психотерапевтик методикалар белән, бергә дәваланырга кирәк. Паник атака – ул бер генә тапкыр кабатлана, ә бу кызда инде паник тәртипсезлек (расстройство). Ягъни кабатлана торган. Ул тик торганнан килеп чыкмый, ул эч пошудан интегүче кешеләрдә була. Эч пошу ул курку билгесе. Курку безгә табигатьтән бирелгән. Борынгы заманада кеше йә һөҗүмгә барырга яки качарга мәҗбүр булган. Хәзер мондый сәбәп булмагач, кеше каушап кала. Нәрсәдән килә ул? Эч пошуны бетерергә, үзең генә җиңә алмасаң, йә психологка, йә психотерапевтка барырга, сәбәбен эзләргә кирәк.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

https://docs.google.com/document/d/17h_DZGaW_pogMa3SOgvcH5xc7N3UfjW5aX_n2Dy7Fe0/edit?usp=sharing


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100