news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эчәклектә яман шеш булмасын өчен нәрсә ашарга?

Галимнәр суган-сарымсакның сасы исен ничек бетереп булганын да әйтә алмый. 

news_top
Эчәклектә яман шеш булмасын өчен нәрсә ашарга?

Белгечләр фикеренчә, эчәклектә яман шешне кисәтү өчен сарымсак һәм суган ашарга кирәк. Кытай Медицина университеты галимнәре шул хакта әйткән. Бу турыда «Вести. Медицина» сайты язды.

Эчкәлегендә яман шеш булган пациентларның диетасын өйрәнгәннәр. Шуннан соң килеп чыккан саннардан күренгәнчә, эчәклектә яман шеш килеп чыгу белән суган һәм сарымсак ашау арасында бәйлелек булуы ачыклаган. Монда суганның төрле төрләре, сарымсакның сабаклары да кергән. 

Математика модельләрен файдаланып ясалган нәтиҗәдән күренгәнчә, суган һәм сарымсак ашаучы кешеләрдә эчәклектә яман шеш булу очраклары 79 процентка кимрәк икән. Бу кешеләрнең диетасын суган-сарымсакны сирәк кенә капкалап куючы, яки аларны бөтенләй ашамаучы кешеләр диетасы белән чагыштырган булганнар. Шулай итеп, рационда сарымсак белән суган күбрәк булган саен, эчәклектә яман шеш килеп чыгу куркынычы кимрәк була.

Галимнәр бу күренешне әлегә аңлата алмый. Алар суган-сарымсакның сасы исен ничек бетереп булганын да әйтә алмый. Ләкин яман шешне кисәтү өчен сасы исне бетерү ысулы гына табылыр иде әле, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар