Эчәклек өчен иң начар ризык нинди?
Табиб кузаклылар, яшелчәләр һәм балык ашарга киңәш итә.
Германия белгече Томас Фрилинг эчәклек дөрес эшләсен өчен, берничә ризыктан тыелып торырга киңәш итә. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Беренче чиратта, шикәрне чамасыз ашауны туктатырга кирәк. Баллы тирәлектә бактерияләр бик тиз үрчи.
Шулай ук колбаса һәм майонез да эчәклеккә зыянлы. Колбасада канцерогеннар, майонезда начар майлар була.
Табиб файдалы ризыклар — кузаклылар, яшелчәләр һәм балык ашарга киңәш итә.