Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эчендә бер литр чамасы үлек җыела». Интегеп үлгән ананың улы табибны гаепли

news_top_970_100
«Эчендә бер литр чамасы үлек җыела». Интегеп үлгән ананың улы табибны гаепли
Фото: © "Татар-информ"

Краснодар шәһәрендә 55 яшьлек хатын операциядән соң үлгән. Туганнары фикеренчә, ул хирург хатасы аркасында интегеп үлгән. Бу турыда «Лайф» яза.

Бала тудыру йортында аналыгына операция ясагач, бу хатын үлә. Ул эчәклеге ярылганнан вафат була, диелә хәбәрдә.

Телеграм-каналлар белешмәсе буенча, 55 яшьлек Анаит У., аналыгына операция ясату өчен, бала тудыру йортына мөрәҗәгать итә. Операция 10 октябрьдә була. 2 көн узгач, анда бик каты авыртулар башлана. Табиблар, хатында йөрәк өянәге, дип фаразлый, ләкин версия расланмый, башка фикерләр булмый.

«Операциядән соң хәле китә, яхшырмый, бары начаралана гына. Табиб исә моны операциядән соңгы халәт дип саный, бар да нормада, диде. Тик без телефон аша аралашканда аның хәле начаралана баруын күрдек», – ди мәрхүмәнең улы.

Икенче көнне Анаитның хәле тагын да начарлана, аны башка медицина оешмасына күчерәләр. Бу вакытта аның эчендә 1 литр чамасы үлек җыелган була инде, перитонит һәм сепсис башлана.

2 атна дәвамында табиблар Анаитка 7 операция ясый, ләкин коткара алмыйлар, ул 5 ноябрьдә үлә.

Хәзер тикшерү бара. Аналыкка операция өчен җавап бирүче табиб Александр З. хата булуын һәм операция вакытында эчәклеккә зыян китерүен кире кага. Мәрхүмәнең туганнары судка мөрәҗәгать итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100