Эче күперә башлагач, 11 яшьлек кызның ике аналыгы булуы, берсенә үлек тулуы ачыкланган
Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә балалар хирурглары 11 яшьлек кызга операция ясаган. Аның 2 аналыгы булган. Бу турыда Мәскәү өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
Кызны хастаханәгә авыр хәлдә китерәләр. Соңгы 3 ай дәвамында аның эче күперә, корсагы ассимметрияле була. Тикшерү вакытында табиблар кызда 2 аналык булуын ачыклый. Аналыкларның берсендә кискен ялкынсыну процессы бара. 2 аналык булу – тумыштан килгән патология, моңа кадәр кыз да, аның ата-анасы да бу турыда белми.
Аналыкларның берсендә үлек җыелу сәбәпле, балалар хирурглары һәм гинекологлары ашыгыч рәвештә операция ясарга карар кабул итә.
«Әлеге очрак бик куркыныч, баланың гомеренә куркыныч яный. Үлек тулган аналык тулысынча функциясен югалта, перитонит куркынычы тудыра, ягъни ул шартлап, үлекле катнашма корсак куышлыгына чыгарга һәм баланың гомере өчен критик халәт тудырырга мөмкин. Шуңа күрә безнең табиблар уң яктагы үлекле аналыкны кисеп ала, сул яктагы аналыкны калдыра», – дигән балалар хирургиясе бүлеге җитәкчесе Владимир Трунов.
Хәзер кыз бала үзен яхшы хис итә, аны амбулаториядә дәвалап бетерәчәкләр, диелә хәбәрдә.