news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дзюдо буенча чемпионны чиратта торганда үтергәннәр

Жасулан Абиевка 33 яшь булган. 

news_top
Дзюдо буенча чемпионны чиратта торганда үтергәннәр

Казахстанның Семей шәһәрендә республикакүләм чемпионатларда җиңгән Жасулан Абиевны үтергәннәр. Бу турыда Казахстан матбугат чарасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Фаҗига 12 ноябрьдә була. Спортчы ташкүмер алу өчен карьерда чиратта тора. Шунда Абиев бер ир-ат белән талаша башлый. Алар сугышырга тотына. Дзюдочының башы имгәнә һәм ул шунда ук үлә.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Үтерүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Ул 24 яшьлек егет булып чыккан.

Жасулан Абиевка 33 яшь булган. 2010 елда ул спорттан китеп, бизнеска керешкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар