Ак Йорт вәкиле, АКШның Илкүләм иминлек берлеге координаторы Джон Кирби ХАМАСның Израильгә һөҗүме вакытында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында сөйләгәндә аздан гына елап җибәрми калган. Кирби катнашкан эфир кадрларын CNN телеканалы репортеры Наташа Бертран үзенең социаль челтәрендә урнаштырган. Бу хакта «Рамблер новости» сайты яза.
Алып баручы Джейк Теппер Кирбига Израильдә төшерелгән кадрларда күрсәтелгән хәрабәләр, әсирлеккә алынган балалар турында нәрсә уйлавын сораган. Кирби авырлык белән генә сөйләгән, аздан гына елап җибәрмәгән.
«Бу сурәтләргә, корбаннарга карау бик авыр. Алар – кешеләр. Гаилә әгъзалары, дуслар, яраткан кешеләр, абый-апалар. Әйе, бу – авыр, гафу үтенәм», – дигән Ак Йорт вәкиле.
Теппер җавап итеп, гафу үтенергә кирәкми, дип әйткән.
Баштарак, Вашингтон, ХАМАСның Израилгә һөҗүме нәтиҗәсендә АКШның 11 гражданы һәлак булган, дип белдергән иде. Шулай ук Ак Йортта Газада америкалыларның тоткынлыкта булуы ихтималын да инкарь итмиләр. Шул ук вакытта Кирби АКШның Израильгә үз солдатларын җибәрергә җыенмавын да әйткән.