Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем улыма мондый хатын кирәкми...» (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Юлия мәктәпне тәмамлап өч ай узуга ук кияүгә чыкты.

«Иртәрәк түгелме соң әле?» – дип төпченде туганнары.

Әмма әбисе оныгын яклады. «Яшь вакытта кияүгә чыгып калырга кирәк, аннан соң була ул, беркем дә алам дип тормас», – диде ул.

«Нинди соң булсын инде! Ичмасам, институтны бер-ике ел укысын, гаилә тормышына чумарга өлгерер әле», – дип аптырады туганнары.

Әмма кызның түземлеге беткән иде. Илнурына башын югалтып гашыйк булды бит. Ансыз хәтта яшисе дә килмәде. Туганнары «ашыкма» дип күпме генә үгетләсә дә, Юлия каршы иде. Яшьләре генә елгадай акты.

Әле үз фатиры булган әбисе хуплап торды, ул яшьләрне шул фатирда яшәтергә теләде.

«Нигә бәйләнәсез балага? Тели икән – чыксын! Институтка укырга керде, яшәр җире бар. Илнур эшләп тора. Яшьләрнең бәхетенә аркылы төшмәгез әле алай. Үзегез ничә яшьтә өйләнештегез соң?» – дип, әби дә үз сүзен бирмәде.

Юлиянең әнисе икенче курста укыганда кияүгә чыкты, әмма ул балага узган иде. Әле мондый хәл килеп чыкмаган булса, тагын йөрер иде рәхәтләнеп. Аннан Юлиянең әтисенә дә институтны ташларга туры килде, чөнки эшләргә һәм гаиләне туендырырга кирәк. Ә укуны һәм эшне бергә алып барып булмады. Яшәвен яшәделәр алар, әнә кызлары да буй җитте.

Юлияне кияүгә бирергә ризалаштылар. Яшьләрнең дуслары бик күп, бигрәк тә Илнурныкы. 130лап кунак санадылар. Туйны заманча, купшы ресторанда уздырдылар, хәтта яшьләр хөрмәтенә салют та аттырдылар. Янәсе, барысы да кешечә булсын.

Яшьләр туган-тумачалар, дуслары белән ике көн бәйрәм итте. Барысы да бик канәгать калды. Октябрь булса да, һава торышы да искиткеч булды.

Кыскасы, туй шәп узды.

Ә соңыннан гадәти көннәр башланды. Юлиянең әбисе дә көн саен диярлек фатирына килеп йөрде һәм өйнең җыештырылмаган булуына гел канәгатьсезлек белдерде. Ә Илнурга әбинең алдан хәбәр итеп тә тормыйча гел килеп йөрүе ошамады.

«Бу – аның фатиры, мин әбигә «килеп йөрмә» дия алыйм бит инде», – дип, ирен тынычландырырга тырышты Юлия.

Әле, җитмәсә, кайнанасы да Юлияне «Илнурга ни ашата» дип, гел тикшереп кенә тора. Юлиядән нинди хуҗабикә инде? Ул бит әле кичә генә мәктәп укучысы иде. Әле пылавын көйдерә, әле ашка тозны күп сала, яисә институтта тоткарланып, бөтенләй пешермәгән көннәре дә була.

«Укуын ташларга кирәк Юлиягә. Өйдә утырсын, ашарга пешерсен, ирен эштән көтсен. Яшь хатынга өйгә соң гына кайту бер дә килешми. Ә ире өйдә ач утыра. Минем улыма мондый хатын кирәкми...» – диде кайнанасы.

Кода белән кодагый Юлиянең әти-әнисе янына җитди сөйләшүгә килде. Кайнанасы Юлиянең институтны ташлавын таләп итте. Әлбәттә инде, кызның әти-әнисе моңа каршы булды. Юлия – башлы кыз, мәктәпне медальгә бетерде, бюджет бүлегенә укырга керде. Укысын, ә өй эшләренә тора-бара өйрәнер, диделәр. Ул – беренчесе дә, соңгысы да түгел. Әмма кайнанасының бу мәсьәләләргә үз карашы иде шул. Ул үзе дә кияүгә чыкканнан соң бер көн дә эшләмәде, өй эшләре, ире һәм балалары белән генә шөгыльләнде. Аның улы Илнур да иртән яңа пешкән ризыкка өйрәнгән, ә коры-сарыга түгел. Һәм кич эштән кайткач та, әнисе аны гел кайнар ризык белән каршы ала иде. Ул хәзер Илнурның ач утыруыннан һәм үзенә ашарга әзерләвеннән бер дә канәгать түгел.

Һәм кайнанасы яшь киленен «ашый» башлады.

Болар Илнурны туйдырды, һәм ул «сулга йөри» башлады. Соңга калып кайтты, эштә тоткарланам, дип алдады. Ә үзенә яңа мавыгу тапты. Болар билгеле булганда, Юлия авырлы иде инде. Әмма яшьләр барыбер аерылышты. Әти-әнисе Юлияне үзләренә алып кайтып китте. Бала тугач, Илнур бер-ике тапкыр килеп китте, әмма аның килүенә беркем сөенмәде. Илнур да мәҗбүри йөрмәде. Беренче вакытларда бераз ярдәм итте, ә соңыннан бөтенләй юкка чыкты. Аның әти-әнисенә дә оныкның кирәге булмады.

Юлия баласын карар өчен институтта академик ял алмады. Әбисе ярдәм итте, Юлия укуда булганда, бала белән утырды. Юлия институтны уңышлы гына тәмамлап чыкты. Укыганда, ул Рафил исемле бер егет белән танышты, очраша башладылар. Әбисе дә оныгының яңа мөнәсәбәтләренә каршы килмәде. Аны Рафил белән очрашуларга җибәрде, үзе оныкчыгын карап калды.

Укып бетереп, берничә ел узгач, Рафил белән Юлия өйләнеште. Рафил Юлиянең баласын уллыкка алды. Бала да аны бик яратты.

Яңа кайнатасы белән кайнанасы инде бер тапкыр кияүдә булып кайткан киленнәренә башта бик сагаеп карады. Юлия, иренең туганнары белән мөнәсәбәтләр яхшырмас, дип бик курыкты. Әмма, тора-бара, һәммәсе җайланды, барысы да дуслашып беттеләр.

Рафил белән Юлиянең бер малайлары һәм бер кызлары туды. Балалар өчесе дә үзара бик дус-тату яши. «Унга бар – уңганчы бар» диләр бит, менә Юлиянең дә икенче никахы бәхетле булды.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 18 июнь 2023
    Исемсез
    Дәртләнеп китеп язганда, язып бетермәгән бу
  • 12 февраль 2023
    Исемсез
    Наверное,Юлия молодец! Закончила ВУЗ,родила,Всё таки её родители,бабушка -молодцы,поддержали её,
  • 4 декабрь 2022
    Исемсез
    Хәзер ирләргә кеше баласы түгел,үзенеке дә кирәкми,әкият. Эчтәлексез әкият.
  • 4 декабрь 2022
    Исемсез
    Уңга(направо) тугел, унга (десять) хет тугыз-ун тапкыр иргэ бар, унганчы бар, яки, бэхетенне тапканчы эзлэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100