Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Джинсыны төзәтеп тә була». Россия халкына ел саен яңа джинс чалбар алмаска киңәш иттеләр

news_top_970_100
«Джинсыны төзәтеп тә була». Россия халкына ел саен яңа джинс чалбар алмаска киңәш иттеләр
Салават Камалетдинов, архив

Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко Россия халкына сезон саен яңа джинс чалбар алмаска киңәш итте. Аның сүзләренчә, бу – илдә яшәүче һәр кешенең экологияне саклауга өлеше булырга мөмкин. Бу турыда РБК яза.

«Тагын джинсы: зинһар өчен, һәр сезон саен яңа джинсы алмагыз. Бер үк джинсы белән шактый озак йөреп була, аны төзәтеп тә була», – ди ул.

«Экология» илкүләм проектына кураторлык итүче Абрамченко «Россия 24» каналы эфирында чыгышында үз гаиләсендәге гадәтләр белән уртаклашкан. Мәсәлән, алар, бергәләп, чүп-чарны сортларга бүлә.

«Мин хәзер тышлыгы азрак булган урыннан сатып алырга тырышам, мин хәзер пластикны юам, мин хәзер пыяланы юам, чүп-чарны сортларга аралыйм», – ди ул.  Бу турыда «Татар-информ» яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100