news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Джинс чалбарны ничә тапкыр кигәч юалар?

news_top
Джинс чалбарны ничә тапкыр кигәч юалар?
https://pixabay.com/

Джинс чалбарны еш юу яхшы түгел, ул катылана һәм төсе уңа. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Джинс чалбарны 5-7 тапкыр кигәч кенә кер машинасына салыгыз. Чалбар озакка чыдасын өчен берничә кагыйдәне истә тотыгыз.

Юар алдыннан чалбарның эчке ягын әйләндерегез. Алдан җебетергә кирәкми. Машинада деликат режимны сайлагыз, температура 40 градустан югары булмасын.

Джинс чалбарны машинада сыкмагыз. Машинада киптермәгез. Чалбарны өстен аска әйләндереп элеп киптерегез, яисә горизонталь рәвештә җәеп киптереп була.

Үтүкләргә кирәк булса, джинсыны дымлы килеш үтүклиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар