Джунглида бәхетле очрак: Һәлакәткә очраган самолеттагы кешеләр барысы да исән калган

Бразилиянең төньягында Манаус аэропорты тирәсендә җиңел самолет һәлакәткә очраган. Бәхеткә, пассажирлар барысы да исән калган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.
Самолет бортында 16 кеше булган, аларның барысын да исән килеш тапканнар, диелә хәбәрдә.
Җирдән күтәрелгәч, пилот самолетның ватык булуын күреп ала. Ләкин ул кире борылып, аэродромга кайта алмый.
Шуннан самолет джунгли урманы өстенә төшә. Урынга коткаручылар бара. Амазониянең куе урманнарында эзләү бик катлаулы була. Бу эшкә вертолет та җәлеп ителә.
Манаус аэропорты исә берничә сәгатькә ябылып тора.