news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Джинс чалбарны айга ничә тапкыр юарга?

Джинс чалбарны айга ничә тапкыр юарга?

news_top
Джинс чалбарны айга ничә тапкыр юарга?

Levi’s бренды компаниясе хезмәткәрләре джинс чалбар юу буенча киңәш биргән. Бу турыда «МК» сайты язды.

Джинс тукыманы аена бер тапкыр гына юарга ярый икән. «Деним бик ныклы тукыма. Аны еш юарга кирәкми», — дип аңлатканнар Levi’s хезмәткәрләре.

Джинс бик пычранса гына, аны кер машинасына салыгыз. Моның өчен эчке ягын әйләндерергә кирәк. Кер юу машинасына кара төсле әйберләр белән генә салырга ярый.

Джинс тукыма юганда порошок сыек хәлдә булырга тиеш, анда агарткычлар да булмасын. Су салкынча булырга тиеш. Чалбарларны ачык һавада һәм эчке ягын әйләндергән килеш киптерергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар