Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Джеки Чан коронавирустан вакцина уйлап табучыга 9 миллион сум вәгъдә итә

Танылган актер Джеки Чан коронавирустан дару уйлап тапкан кешегә бер миллион юань (безнең акча белән тугыз миллион сумнан артык) түләячәк. Йолдыз мондый «бүләк» препаратның барлыкка килүен тизләтер дигән өметтә. Бу хакта ntv.ru сайты хәбәр итә.

news_top_970_100
Джеки Чан коронавирустан вакцина уйлап табучыга 9 миллион сум вәгъдә итә
Фильмнан скриншот

«Бу көннәрдә мин чыннан да халык көрәшендә кешеләрнең кыюлыгына һәм үҗәтлегенә сокланам. Кешеләргә битлек, саклык киемнәрен тараттырам һәм даими рәвештә башка җирләрдән ярдәм китерү ысулларын эзлим, профилактика һәм контроль турында белемнәремне яңартам», — дип әйткән актер.

Джеки Чан «Weibo» социаль челтәрендәге үз битендә коронавирус белән көрәштә «барысына да әзер» булуын язган. Актер теләсә кайсы галимгә яки белгечләр төркеменә алар нинди илдә тикшеренүләр алып баруга карамастан, акчалата бүләк бирергә вәгъдә итә.

«Бу күп акча түгел. Киләчәктә „чәчәк аткан“ буш урамнарны күрәсем килми. Мин тормыштан ләззәт алырга тиешле кешеләрне күрергә телим», — дип язган актер.

Соңгы мәгълүматлар буенча, дөньяда коронавирусның яңа тибы белән 34 меңнән артык йоктыру очрагы теркәлгән. 725 кеше һәлак булган, 2400 пациент терелгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100