Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иремнең хыянәтләрен кичерәм, чөнки ялгыз каласым килми…

news_top_970_100

«Аерыл иреңнән, сине санга да сукмый бит ул!», «Ничек түзеп торасың, үзеңне бөтенләй хөрмәт итмисеңме?» дигән сүзләрне дүрт ел буе тыңлыйм инде. Ә мин иремнән китә алмыйм, әгәр ялгыз калсам нишләячәгемне белмим. Үземне хөрмәт итәм мин, әмма менә мөстәкыйль тормышта яшәр өчен тупланган акчам да, башка нәрсәм дә юк. Мин нәрсәдер исбатлап, аңлатып туйдым инде. Әйе, иремнең миңа хыянәт итүләрен кичереп киләм, әмма мин барыннан да канәгать.

Иремнең хыянәте турында туйдан соң бер ел узгач белдем. Ул вакытта кызыбыз туган гына иде әле. Минем нинди шок кичерүемне сүзләр белән генә аңлатып та булмый. Өч атна буе бертуктаусыз еладым да еладым. Истерикага да, мөнәсәбәтләр ачыклауга да көчем юк иде. Әмма кечкенә балам һәм бала тапканнан соң барлыкка килгән депрессия бар иде.

Ул кичерүемне үтенеп ялварды, коточкыч хата ясавын һәм кызым белән мине өзелеп яратуын әйтте. Минем аңа бик тә ышанасы килде. Беренчедән, мин аны ярата идем, икенчедән, бала белән барыр җирем юк. Күпмедер вакытка өйдә тынлык урнашты. Без бик бәхетле идек, хәтта икенче бала алып кайтуны да планлаштырдык.

Тагын бер ел узгач, өйгә бер хатын-кыз килде һәм үзе белән минем ирем арасында зур мәхәббәт булуын әйтте. Ирем эштә иде, шуңа күрә мин ул хатынны куып кына чыгардым. Иремә берни дә әйтергә батырчылык итмәдем, ә бу мизгелне хәтердән сызып кына ташладым. Бу хакта уйлыйсым да килмәде һәм теге вакытта аның хыянәте турында белгәч кичергән мәхшәрне кабат кичерәсем килмәде.

Хыянәтче иремнең саксыз кыланып, үзенең хыянәте белән ничә тапкыр тотылганын санап арыдым да инде. Миңа эләкми торган кыйммәтле бүләкләр һәм чәчәкләр өчен чеклар, аның киемнәреннән килә торган хатын-кыз хушбуйлары исе, туктаусыз килеп торган мәхәббәт хатлары, сөяркәләренең елап миңа шалтыратулары... Саный башласаң, иге-чиге юк. Бертуктаусыз командировкаларга йөрүе, гел эшенә китеп югалуы турында әйтеп тә тормыйм инде.

Бер мизгелдә бик тыныч кына бер фактны кабул иттем – минем ирем хыянәтче. Һәм нокта. Ә нәрсә, башка хатын-кызлар ялкау һәм алкоголик ир-атлар белән яши бит әле. Нишләп әле мин хыянәтче ир белән яши алмаска тиеш. Аның миңа мөнәсәбәте яхшы, мохтаҗлыкта яшәтми, кызым белән мине акча белән тәэмин итә. Уртак кызыксынуларыбыз һәм дусларыбыз күп. Ә аннан башка кем соң мин?

Менә аңа истерика оештырдым, ишекне дөбердәтеп ябып чыгып киттем ди, шуннан кая барам инде? Нәрсә белән шөгыльләнәчәкмен? Юк, минем тормышым монда, гаиләдә. Ярар, идеаль да булмасын ди, әмма үземнең кадерле, яраткан ирем бит ул.

Рәмзия С.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 7 февраль 2023
    Исемсез
    Миндэ шулаерак яшэдем, тцктар эле дип. Юк, андый кеше туктамый ул. 48 яшкэ житкэч, балаларны югары йортларда укытырга вакыт житкэч, ташладыда чыгып китте. 15 ел инде балалар белэндэ аралашмый, оныкларында кургэне юк. Миндэ олыгайган кондэ бер узем калдым. Андый кешедэн сразу аерылырга кирэк, яшерэк чакта, башка тормыш котэрлек кеше очрарсыз.
  • 31 май 2022
    Исемсез
    Яшисез инде, туктар але йоруеннан, яки чирлап китар
  • 18 май 2022
    Исемсез
    Укырга неприятно. Хатын-кыз узен бу кадэр дэрэжэдэ мыскыл иттереп яшэргэ тиеш тугел, тем более узе кыз бала устеручелэр. Фу
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100