Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кадерсез гомер

news_top_970_100

Гөлҗәннәт апа оныгы Саматны туганнан бирле тәрбияләде. Өлкән яшьтәге ханым бер генә нәрсәне аңлый алмый иде: бердәнбер кызы Галияне кайчан күз уңыннан ычкындырды, игътибарсыз калдырды соң? Ире белән аны шулкадәр яраттылар бит, күпме көчләре һәм игътибарлары кызларына китте, әмма аларның тәртипле, акыллы кызлары Галия өлкән классларда начар компания белән дуслашып китте.

Әлбәттә, күп балаларда күчеш чоры авыр уза һәм әти-әнисе Галияне әллә нинди күңелсез хәлләрдән йолып алып кала иде. Алар кызлары белән күп тапкыр барысын да уртага салып, аңлатып сөйләшеп карадылар, Галиягә нәрсә яхшы, нәрсә яман булуын аңлаттылар, әмма ни кызганыч, болар барысы да файдасыз булды.

Гөлҗәннәт апа ирсез дә, баласыз да калып, япа-ялгызы яши башлады.

Ире вафатыннан соң берничә ел узгач, ишегенә шакыдылар аның. Бусагада алама гына кием кигән, дорфа кыланмышлы, таныш түгел хатын басып тора иде. Кулында ниндидер төенчек.

«Сәлам, әни!» – диде ул карлыккан тавыш белән.

Гөлҗәннәт апа аздан гына артына аумый калды. Ул кызының тавышын таныды һәм аны фатирга чакырды. Әмма Галия әнисе хәтерендәге шат күңелле, матур кыз түгел иде инде. Ул эчүдән бетеренгән, күз төпләре шешенгән, бер сүз белән әйткәндә, эштән чыккан хатынга әйләнгән иде. Кулындагы төенчекне әнисенә сузды.

«Бу синең оныгың була инде, исеме Самат. Син алмасаң, мин аны башка берәр җирдә ташлап калдырам...» – диде Галия әнисенең күзләренә туры карап.

Аңа бала кирәкми иде... Гөлҗәннәт апа кызының кайда яшәве белән кызыксынды, берәр ярдәм кирәкмиме дип сорады, әмма кызы кулын гына селтәде дә, саубуллашып та тормыйча чыгып китте.

Гөлҗәннәт апа төенчекне ачып, чишеп җибәрде, анда тулы гәүдәле, матур малай мес-мес йоклап ята иде. Менә шул көннән башлап Гөлҗәннәт апаның тормыш мәгънәсе – оныгы барлыкка килде.

Ул кызын эзләргә тырышып карады, чөнки балага документлар юк иде. Полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килде, алар юлдан язган ананы эзләп тапты, Галия коммуналь фатирда бер ир-ат белән яшәп ята икән. Аның бөтен тормышы спиртлы эчемлекләр эзләүдән генә тора. Үзенең йөкле икәнен соң гына белгән, шуңа күрә дә аборт ясата алмаган. Баланы да өендә үзе тапкан, ә соңыннан яңа туган баласын әнисенә илтеп биргән.

Галия рәсми рәвештә аналык хокукларыннан мәхрүм ителгәч, баланы әбисенә бирделәр. Ә бер елдан соң Гөлҗәннәт апага кызының үлүен хәбәр иттеләр. Ул бәхетсез кызын ире янына җирләде.

Гөлҗәннәт апа оныгы Саматны бөтен җаны-тәне белән яратты. Самат бик тәртипле малай булды, әбисен юк-бар белән борчымаска тырышты. Укуы да бик яхшы булды. Гөлҗәннәт апа бик бәхетле иде.

Әмма Самат та әнисе язмышын кабатлады: ул начар компания белән бәйләнеп китте. Ул да кичләрен юкка чыга, ә соңыннан өйдән озаккарак югала башлады. Еш кына кызмача хәлдә кайта иде.

Гөлҗәннәт апа югалып калды, нәрсә эшләргә белмәде. Әнисенең язмышын бозган упкынга эләгүдән ничек сакларга бердәнбер оныгын? Нинди сүзләр табарга?

Берсендә, чираттагы тапкыр оныгын полициядән алып кайтканда, Гөлҗәннәт апа Самат белән ныклап сөйләшергә уйлады.

«Улым, минем башка түзәрлегем калмады. Әгәр үз язмышыңны бозарга, төпкә тәгәрәргә телисең икән, сине мин генә саклап кала алмыйм. Һәркемнең бәхете – үз кулында», - диде ул оныгына.

Бераздан ул фатирын оныгы исеменә язарга тәкъдим итте, чөнки күпме гомере калганын белми иде ул. Ә моңа алмаш итеп, ул Саматтан эчүен ташлавын, эшкә урнашуын сорады. Саматның намусы уянган кебек булды. Ул әбисенә үзен кулга алырга вәгъдә итте, аның да әнисе язмышын кабатлыйсы килми иде. Бактың исә, ул бер ир-ат белән танышкан, ул Саматка яхшы мөнәсәбәттә, аны башка егетләрдән аерып карый икән.

Ләкин нишләптер Гөлҗәннәт апаның йөрәге авырттырып кысып куйды, ул бу яхшы ир-атның исеме ничек булуын сорады. «Артур» исемен ишеткәч, ул бөтенләй югалып калды, чөнки кызы Галия белән яшәгән ир-атның да исеме Артур иде бит.

Бик нык башы әйләнгәнен сизеп, Гөлҗәннәт апа аңын югалтты. Ул хастаханәдә аңына килде, аңа инфаркт булган иде. Самат бик гаепле йөз белән аның палатасына керде. Гафу үтенде, тәүбә итте, башка беркайчан да начар юлга басмаска, акылсызлыклар эшләмәскә вәгъдә итте. Әмма Гөлҗәннәт апа бу сүзләрнең берсенә дә ышанмый иде инде. Аның бердәнбер оныгы, күз нуры хәзер җинаятьче әтисе кулында, ул нәрсә кушса – шуны эшләячәк иде. Самат та нәкъ әтисе кебек булачак, шуның юлыннан китәчәк...

Гөлҗәннәт апа хастаханәдән чыгуга ук күрше хатыны Розага мөрәҗәгать итте. Ул бер юридик фирмада эшли иде. Гөлҗәннәт апа оныгы исеменә васыятьнамә язуда ярдәм сорады. Роза белән нотариус килгәч, Гөлҗәннәт апа үзенең соңгы теләген әйтте, фатирдан башка ул ире белән кара көнгә дип җыйган акчаларын да оныгына калдырырга тели иде.

Роза өлкән яшьтәге күршесен кире күндерергә тырышып карады, әмма Гөлҗәннәт апа үз сүзендә нык торды. Роза Гөлҗәннәт апага үзе турында да уйларга, ашыкмаска кушты, әмма карчык башын гына селкеде. Роза васыятьнамәгә мәҗбүри пункт итеп, Гөлҗәннәт апаның үлгәнче шушы фатирда яшәү шартын кертүне таләп итте. Гөлҗәннәт апа ризалашты.

Кичен Самат кайтты һәм Гөлҗәннәт апа оныгы белән нидер булганын шундук аңлады. Әллә хәле бик яхшы түгел иде, әллә башка берәр нәрсә... Әмма ул шундук әбисеннән фатирны үзенә язу-язмавын сорады. Карчык аңа барысын да сөйләде – хәзер Самат фатирның һәм акчаларның бердәнбер варисы иде. Ә соңыннан Саматның эшкә урнашуы белән кызыксынды.

Әмма оныгы аңа берни дә җавап бирмәде. Әбисе янынарак килде дә, аны иңсәләреннән тотып алды, документларның кайда икәнен сорады. Гөлҗәннәт апа сервантка төртеп күрсәтте. Документларның Саматка ни өчен хәзер үк кирәк булуын аңламый иде карчык. Әмма оныгы аны ишетмәмешкә салышты, бик җентекләп документларны актара иде һәм шундук Артурга шалтыратты. Барысының да тәртиптә булуын, килергә мөмкин булуын әйтте.

Гөлҗәннәт апа яраткан оныгы өчен көрәштә язмышка җиңелүен аңлады. Кайчандыр кызы белән дә нәкъ шушы юлны узган иде ул...

Инде ярты сәгатьтән фатирда Артур пәйда булды, Гөлҗәннәт аны шундук таныды. Артур документларны укып чыкты да, Гөлҗәннәт апаның монда яшәргә тиеш булуы турында пунктны күргәч, карчыкка җирәнгеч караш ташлады. Нигә аңа мондый мәшәкать? Самат башта үзе хәл итсен, аннан килер.

Артур ишекне шапылдатып ябып чыгып китте, ә Самат әкрен генә әбисенә таба борылды. Гөлҗәннәт оныгына Артурның әтисе икәнен әйтте, әмма ул Саматны үстерүдә бер тамчы да булышмады, киресенчә, малайны әнисез калдырды.

Әмма Самат берни дә ишетергә теләмәде. Мирасның Саматка калачагын белеп, Артурның махсус аны үзенә ияләштерүе турында да, мирасны кулына төшергәч, улын шундук куып чыгарачагы турында да ишетергә теләмәде Самат...

Әбисенең бу сүзләренә Самат бик үпкәләде һәм ишеккә таба юнәлде. Әмма чыгып киткәндә туктады һәм барыбер фатирны сатачагын әйтте. Әбисе белән бергә сатачак. Арзангарак. Яңа хуҗалар үзләре теләсә нишләсен... Әбисе торып утырырга, нәрсәдер әйтергә теләде, әмма көче җитмәде һәм ул аңын югалтты.

Берничә көннән Самат фатирны сатып алырга теләүчеләр барлыгын әйтте. Менә әбисе яхшылык белән риза булмады, картлар йортына китсен иде дә, тынычлап яшәсен иде шунда. Яңа хуҗалар барыбер шунда илтеп ташлаячак инде аны...

Өлкәнрәк кенә яшьтәге бер ханым килде, фатирның бөтен почмагын карап чыкты, үзенә барысы да ошавын әйтте. Алар Самат белән килешү төзергә чыгып китте. Ә Гөлҗәннәт апа кичкә кадәр үз язмышы турында уйланды...

Самат өйгә төн уртасында гына кайтты, гадәттәгечә, кызмача иде. Тиз-тиз генә әйберләрен җыйды, әтисе янына күченүен һәм башка беркайчан да әбисенә күренеп йөрмәячәген әйтте. Акча турында да сорарга онытмады...

Кич күршесе Роза керде һәм Гөлҗәннәт апа аңа барысын да сөйләде. Роза карчыкны тынычландырды, иртәнгә берәр нәрсә уйлап табарга вәгъдә итте.

Иртән фатирның яңа хуҗабикәсе килде һәм карчыктан туган-тумачалары турында сорашты. Гөлҗәннәт апа куркып калды һәм күршесе Розаны чакырды. Роза һәм яңа хуҗабикә кочаклашып күреште, бактың исә, бу кунак – Розаның апасы икән. Самат фатирны бик арзан бәягә сатарга куйган булып чыкты, шуңа күрә бу фатирны Розаның племяннигы өчен алып куярга уйлаганнар. Ә ул бала әле ун елдан соң гына бу шәһәргә укырга килә икән.

Гөлҗәннәт апага фатирда рәхәтләнеп яшәргә тәкъдим иттеләр, ә коммуналь түләүләрне яңа хуҗабикә тулысынча үзенә алды. Карчыкка үзе ияләшкәнчә яшәргә рөхсәт иттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100