Бүген Netflix «Достать ножи» фильмының дәвамын чыгарды. Детективта төп рольне Джеймс Бондны уйнаган актер Дэниэл Крэйг башкара.
«Миллиард.Татар» проекты авторлары күреп алганча, картина төп герой ваннада яткан эпизод белән башлана. Бланк ваннада ята, локдаун вакытында дуслары белән уен уйный, башында татар түбәтәе күренеп тора.
Дэниэл Крэйг геройлары моңа кадәр дә Татарстан белән таныш икән. «Квант милосердия» фильмында Агент 007 Бөекбританиядә, Панама, Чили, АКШ, Италия, Австриядә була, аннары Россиягә килеп җитә. Шул чакта экранда «KAZAN. RUSSIA» сүзләре чыга, дип яза «Татар-информ».