Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дюймовочка», «Жил-был пёс» кебек мәшһүр мультфильмнарны иҗат итүче автор вафат булган

news_top_970_100
«Дюймовочка», «Жил-был пёс» кебек мәшһүр мультфильмнарны иҗат итүче автор вафат булган

Легендар мультфильмнар авторы – «Союзмультфильм» мультипликаторы Марина Восканьянц вафат булды. Аңа 90 яшь иде. «SHOT» каналы, үлем сәбәбе картлык белән бәйле, дип язган.

Туганнары соңгы арада аның кан басымы, кан тамырлары белән проблемалары булуын сөйләгән. Соңгы елларда аңа кызы профессиональ «сиделка» яллаган булган. Кичә ул үзен начар хис итә башлаган, анда пневмония ачыклаганнар. Ул бүген вафат булган.

Мультипликатор «Союзмультфильм»да 32 ел эшләгән: 1959 елдан 1991 елга кадәр.

Марина Восканьянц «Дюймовочка», «Трое из Простоквашино», «Тайна третьей планеты», «Жил-был пёс», «Волшебное кольцо», «Три толстяка», «Приключения пингвиненка Лоло» кебек мультфильмнарны булдыруда катнашан. Ул аеруча бию сценаларын эшләргә яраткан. Мәсәлән, «Щелкунчик»та Машаның чыршы янында биюе аның хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100